22 июль 2014 яңалыклары
-
“Ишегалды” программасы гамәлгә керәчәк
Йорт комитетлары рәисләренең район башлыгы Игорь Привалов белән очрашуында коммуналь түләүләрне җыю, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, юллар һәм тротуарларны ремонтлау кебек актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роберт Гаффаров узган очрашудагы контроль темаларның үтәлеше турында мәгълүмат бирде, алар арасында - тәүлеклек кафе эшчәнлеге, шәһәр аллеяларына патруль, үлән чабу, агачларны...
-
“Атлантус”ка ялга
"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче тугыз бала Кырымга шундый исемле сәламәтләндерү лагерына китте. Ял итүчеләр уңайлы заманча җиһазланган номерларда яшәячәкләр. Сәламәтләнү процедуралары, күңел ачу программасы, экскурсия, конкурс, бәйгеләр, диңгездә су керү, кызыну - барысы да көч җыеп, ныгып кайтырга ярдәм итәчәк.
-
Дүрт йөз еллык тарих һәм мәдәният
Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча икенче тапкыр халык социаль проектлары бәйгесе үткәрелә. 18 июльдә республиканың Хөкүмәт йортында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләделәр. Татар Чаллысы авыл мәдәният йортына 580 мең сум грантка сертификат тапшырылды. Средстволар нәрсәгә файдаланылачак, проект кысаларында нинди чаралар планлаштырыла - болар турында муниципалитет органнары вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре сөйләде....
-
Ижёвка мәдәният йорты ишекләре яңа өйләнешүчеләр өчен ачык
Җомга көнне туганнары, авыл халкы, кунаклар мәдәният йортында дулкынландыргыч вакыйга - яшь парны теркәүнең шаһитлары булдылар. - Клубның яшь парлар өчен яраткан урынына әйләнүе куандыра. Биредә без җирлек башлыгы Валентина Пономарёва эгидасында тантаналы церемонияне оештыру өчен атрибутлар әзерләдек, учреждение хезмәткәрләре белән бергә гашыйклар почмагын төзекләндердек, территориягә чәчәкләр һәм декоратив куаклар...
-
Чордашлар әле дә бергә
Ижёвка авылында гомер кичерүче Наҗия Әхмәтҗанова 90 яшен билгеләде. Узган атнада юбилярның фатирында бәйрәм рухы хөкем сөрде: якыннары, дуслары, күршеләре котларга ашыкты. Ветеранны истәлекле вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле открытка һәм районның беренче җитәкчесе Игорь Приваловтан бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау...