22 август 2013 яңалыклары
-
Бурычлыларны Интернет эзли
Россиядә бурычы булганнарны социаль челтәр аша эзләячәкләр. Skype, ICQ, QIP коммуникацион программалары кебек заманның мөмкинлекле колачлары да суд приставларына бурычлыларны табуда ярдәмче булачак. Россия суд приставлары федераль хезмәте сайтлар, форумнар, социаль челтәрләр һәм коммункацион програмамаларны барлап, бурычларыннан качып йөрүче россиялеләрне табуда файдаланылырлык 50 шундый мөмкинлекнең исемлеген төзегән.
-
Тавыкларың салган йомырка белән түләрмен
Сугыш бетсә дә, аның салкын сулышын бик озак тоеп яшәдек. Җимерек илне торгызу өчен күпме тир түгәргә туры килде: таякка эшләп йөрүләр дисеңме (әле алары да ел буена 300дән ким булса, мәҗбүри эшләргә билгеләп, коры таякның 20 проценты киселә иде), аннан, авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй, азык-төлеккә салым дигән яңа...
-
Монайда клуб төзелә
Республиканың торак пунктларында, шул исәптән безнең районда да, өч елга исәпләнгән президент программасы буенча клублар төзелә. Узган ел Ижёвка авылында мәдәният сарае ишекләрен ачты, быел төзелеш Монайда бара. - Яңа объект күпфункцияле мәдәни үзәк титулы буенча төзелә. Бинада шулай ук медпункт, китапханә, авыл Советы урнашачак. Авыл халкы түземсезләнеп өй туен...
-
Аннан бәхетлерәк кеше юк
15 августта Тоймада яшәүче Бәдәр Тимергалиевна Хуҗина 90 яшен билгеләде. Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина килде. Ветеранга иң җылы тәбрикләүләр юллап, Рөстәм Зиннурович район башлыгыннан бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның открыткасын тапшырды. Анда мондый юллар бар: "Сезне чын күңелемнән юбилеегыз белән тәбриклим!...
-
Мәхәббәтегез гомерле булсын!
Узган җомгада Ижевка авыл клубы Никахлашулар сараена әверелде. Клуб ачылганнан бирле биредә өч пар никахларын теркәгән. Алар арасында - "Ижминводы" санаторие хезмәткәрләре Денис Хөсәенов һәм Елена Пономарева. Аларның гаилә тарихы 2013 елның 16 августыннан башлангыч алды. Яшьләрне никахлаштыру йоласын Ижевка авыл җирлеге башлыгы Валентина Пономарева башкарды. Күпсанлы кунаклар билгеләгәнчә, Алла...