24 октябрь 2014 яңалыклары
-
“Арбузник”
1 нче гимназиядә шундый исемле көзге чара үткәрелде, анда өченче сыйныф укучылары катнашты. Танып белүгә ярдәм итүче мавыктыргыч чараны оештыру инициаторы сыйныф җитәкчесе, тәҗрибәле педагог Әлфия Исхакова булды, аның методик тупланмасы гимназия укучыларын төрле яклап камилләштерү өчен материалларга бай. - Без бәйрәмне Карбыз көненә багышладык, ул сентябрь уртасында Россия, Төркмәнстан,...
-
Гадәттән тыш хәлләрдә ваклыклар булмый
Карпов исемендәге химия заводында Ростехнадзор линиясе буенча уку-күнекмәләр шөгыльләре узды. Версия буенча, кальций һәм барий хлоридлары цехы территориясендә тоз кислотасы савытының герметиклыгы сафтан чыккан, газ таралудан бер хезмәткәр токсик зарарлану алган. Гадәттән тыш хәлне бетерү штабы белән заводның техник директоры Илдар шәвәлиев җитәкчелек итте. Сирена улавы авария турында хәбәр итә....
-
Чакрымнар белән саналган гомер юлы
Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Шул уңайдан без машина йөртүче һөнәренә утыз елдан артык гомерен багышлаган Рамил Рәхмәтуллин турында сөйләргә булдык. Абалачта колхозчылар гаиләсендә беренче малай туа. Ул өч туганы арасында шуклыгы, тиктормаслыгы белән аерылып тора. Рамил авыл тормышында чыдам, ныклы булып үсә. Техниканы үз иткән...
-
“Алёнушка”да капиталь ремонт
Шәһәрнең 6 нчы балалар бакчасында республика программасы буенча капиталь ремонт бара. Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләре объектта булып кайттылар. Учреждениедә "ТехСпецстрой" ҖЧҖнең төзелеш бригадасы шөгыльләнә. Эш барышы өчен җаваплы инженер Андрей Темников белдерүенчә, бүгенге көндә җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасы, канализация үзгәртеп корылган. Ремонт сыйфатын тикшерү максаты...