25 март 2014 яңалыклары
-
Нәүрүз-матур квадрациклда килде
Бәзәкәдә җыр һәм биюләр, күңел ачулар белән Нәүрүзне - яз бәйрәмен һәм төрки халыкларның астрономик кояш календаре буенча яңа ел башлануны каршыладылар. - Без шәкертләребезне алып килдек, - ди балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Гыйләҗева. - Мәктәпкәчә учреждениедә халык традицияләрен, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Ә балаларның бүген бәйрәмне карау, уеннарда...
-
Айсылу – Нәүрүз гүзәле
"Юность" район мәдәният йортында (директоры Рәйхана Фәрхетдинова) "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе узды. Нәүрүз элек-электән чәчү алдыннан үткәрелгән һәм Сабан туе кебек үк халык аны көтеп алган. Бәйрәмне каршы алу көннәрендә һәркем начар эшләрдән ерак торып, миһербанлылык кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, ата-баба каберләрен барларга тырышкан. Яшьләр йорттан-йортка йөреп Нәүрүз шигырьләре әйткәннәр, матур...
-
Фестиваль колач җәя
Сишәмбе көнне "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсенә хезмәткәрләре аз булган бюджет учреждениеләре һәм оешмаларның үзешчән артистлары чыкты. Бу юлы концерт программасы нигездә җыр репертуарыннан торды. Вокалчылар, тамашачыда уңай тәэсирләр калдырып, башкаруга бөтен күңелләрен бирделәр. Зал солистлар Диана Субаева ("Еремеев" ШЭ), Гөлнара Вәлиева ("Химик" ССК), Артур Газизов ("Сатори" клубы), Елена Будник...