25 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып
Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре коллегалары Нурия Локтева турында газетага язуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Сәбәбе дә юк түгел. Шушы көннәрдә Нурия Әгъләмҗановна күркәм юбилеен билгеләп үтте. Халыкка пенсия билгеләү өлкәсендә тырышучы коллегалары турында начальник Раушан Иштанова фикерләрен җиткерде: - Идарәдә хезмәт кую дәверендә үзен һөнәренең остасы итеп танытты. Белгеч бай тәҗрибәсен...
-
Сингапурча укуны уңышлы кулланалар
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Educare" сингапур компаниясенең мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән уртак проекты 2011 елдан тормышка ашырыла. Бу максаттан һәр районда база укыту учреждениеләре сайланды. Аларның саны иллегә җитә. Бездә бу вазифаны шәһәрнең өченче мәктәбе үти. Республикада укыту биш юнәлештә алып барыла. Менделеевск уку учреждениеләрендә "Критик...
-
“Халык инвентаризациясе” дәвам итә
Тиешле техник хәлдә булмаган хуҗасыз биналар, корылмалар, буш җир участокларын барлау максатында оештырылган "Халык инвентаризациясе" акциясе 31 декабрьгә кадәр озайтыла. Анда район һәм шәһәрдә яшәүче битараф булмаган һәркем катнаша ала. Менделеевлылар үз хәбәрләрен 8(85549) 2-21-66, 2-20-51 телефоннары аша эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр тапшыра, Mend.Pizo@tatar.ru электрон почтага, 423650, Менделеевск...
-
"Йөрәктән йөрәккә"
"Юность" район мәдәният йортында 3 нче мәктәп укучысы Ильмир Әхкыямовка дәвалануга акча җыю максаты белән оештырылган шундый исемле хәйрия концерты булды. Кичәгә Ильмирның сыйныфташлары, 10, 13 нче балалар бакчалары, 3 нче мәктәп, БИҮ, БСМ шәкертләре һәм педагоглары, шәһәр халкы җыелды. Иҗат үзәге педагоглары гаилә архивы фотографияләреннән слайд-шоу әзерләгәннәр. Барлык теләүчеләргә...
-
Орнитологлар яраланган аккошны коткардылар
Кошны Татар Чаллысы авылыннан ерак түгел тимер юл хезмәткәрләре күреп алалар. Аны коткаруга беренче омтылыш уңышсыз була - сулыктагы аккош үзе янына якын җибәрми. "Түбән Кама" Милли паркы орнитологы Ринур Бекмансуров ныгып җитмәгән боз өстеннән барырга омтылып, суга бата. Күлнең бозы бераз ныгыгач, икенче талпыну ясала. Кардагы эзләр яраланган, хәлсезләнгән...
-
“Террорга каршы антология”: кара һәм уйлан
Терроризм кешелек өчен куркыныч һәм җитди янауларның берсенә әверелде. "Россия-24" телеканалы бу проблемага "Террорга каршы антология" исемле 12 серияле документаль фильмнар циклын багышлады. Террорчылар кемнәр алар һәм максатлары нинди? Кеше корбаннарыннан кемгә файда? Кешеләр ничек итеп көчләү идеологлары "кармагына" эләгәләр? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Һәм коточкыч террор сугышыннан безне кем саклар?...
-
“Бу дөнья нинди матур”
Билгеле җырдан әлеге сүзләр Гассар исемендәге мәдәният сараеның иҗат сезонын ачу уңаеннан зур концертның лейтмотивы булды. - Сарайда озакка сузылган ремонтка да карамастан, иҗат коллективлары эшчәнлекләрен туктатмадылар, - диде сәламләү сүзендә Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева. - Бүген бию һәм вокаль ансамбльләргә репетицияләр өчен мөмкинлекләр биргән мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре...