25 декабрь 2024 яңалыклары
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде
18 декабрьдә Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада балалы гаиләләргә Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.
-
Татарстан Республикасында яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә декабрь ае өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк
Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына керә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак.
-
2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне кабат кайтара
Киләсе елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат индексацияли башлаячак. Димәк, эшләү яисә эштән туктау фактына бәйсез рәвештә пенсия алучыларның барысының пенсияләре артачак. Әмма әлеге факт түләүләрнең арту күләменә турыдан-туры бәйле.