26 февраль 2016 яңалыклары
-
Тырыш, сабыр, олы йөрәкле
Шушы көннәрдә Татар Сарсазында гомер кичерүче хезмәт ветераны Мәрфуга Кәшбиева якыннары янәшәсендә 80 яшьлек юбилеен каршылый. Авылдашлары аның турында "Тырыш, сабыр, олы йөрәкле", диләр. Бик күпләр язмышына тигән өлеш кебек, Мәрфуганың да балачагын сугыш урлый. Биш яшьлек кызга бик иртә тормыш тәртәсенә җигелергә туры килә. Шулай да, әнисе балаларының укуын...
-
Җитез спортчылар
"Сатори" үсмерләр-яшьләр клубында тәрбияләнүчеләр "Без - булачак солдатлар" бәйгесендә катнаштылар. Чараны алып баручылар Наталья Минебаева, Эмиль Назаров һәм Регина Журина балалар өчен хәрби-патриотик уен әзерләделәр. Алар, "Ак Барс" һәм "Титан" командаларына бүленеп, Айнур Бадаев һәм Илья Тимеркәевны командир итеп билгеләделәр. "Снайпер", "Ныклы егетләр", "Щи һәм ботка", "Солдат формасы", "Идәннән иң...
-
Ел тәрбиячесе-2016
Шәһәрнең 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында "Ел тәрбиячесе-2016" район бәйгесенең йомгаклау туры узды. Анда тәрбиячеләр Елена Николенко (10 нчы бакча), Айгөл Корбанова (11 нче) һәм Лилия Әхмәдиева (12 нче) катнашты. Иҗади презентация һәм гамәлдә балалар белән эшләү осталыгында сыналган конкурсантларның бәйгегә җентекле әзерлекләре ачыкланды, алар...
-
Тылсымлы куллар
"Юность" район мәдәният йортында "Тылсымлы куллар" республика балалар иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда республиканың 14 район һәм шәһәрләреннән, шул исәптә Менделеевскидан, мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм аларның остазлары катнашты. Фойеда балалар һәм тәрбиячеләрнең декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. "Тылсымлы куллар" журналы редакциясе һәм шәһәрнең 7 нче "Алтын балык"...