26 март 2013 яңалыклары
-
“Полянка” станциясендә авария
Җомга көн кич белән "Менделеевсказот" предприятиесенең "Полянка" тимер юл станциясендә гадәттән тыш хәл булды. Төяү эшләре барышында аммиак селитрасы төялгән биш вагон ирексездән таудан түбән тәгәри. Алар тоташтыручы маневрлы тепловоз белән бәрелешә. Нәтиҗәдә вагоннар рельстан чыга. Берсе ауган, шунлыктан берничә капчык ашлама чәчелгән. Ярый әле кешеләр зыян күрми һәм экологик...
-
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнәбез
Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында методик берләшмә узды. Балаларга милли белем бирү буенча директор урынбасары Илсөяр Фәйзуллина "Татар теле, әдәбияты дәресләрендә информацион - компьютер технологияләр һәм белем арттыра торган цифрлар системасын куллану нигезендә, укучыларның иҗади белем, шәхси активлыкларын күтәреп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү" темасына...
-
Конкурентлыкка сәләтле шәхес үстерик
Районның татар теле мөгаллимнәре берләшмәдә дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү турында сөйләшү алып бардылар. Песәй мәктәбе директоры Илнар Җиһангәрәев кунакларын каршы алып учреждение буенча экскурсия ясады. Очрашуның практик өлешендә Фирдәвес Рәхмәтуллина 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес һәм тәрбияви...
-
60 яшь һәм аннан да өлкәнрәк
Монаш авылы мәдәният йортында узган бәйге "Безнең иң яхшы әбиләр" дип исемләнде. Конкурста 60 яшьтән 80 яшькә кадәрге - ике төркем әбиләр катнашты, алар "Замана әбиләре" һәм "Тюльпаннар" командаларына бүленделәр. Гадәти булмаган кызыклы, мавыктыргыч программа авыл халкына бик ошады. Конкурсантлар төрле уеннарда көч сынашты, "Возжайка" ансамбле һәм җирле артистлар чыгыш...
-
ОДН проблемасын чишеп
Лариса Кривилёва - Шәһәрдәге йортларның 60 процентында гомумйорт ихтыяҗларына түләүгә билгеләүләр югары, гомуми сумманың 20 процентыннан артып китә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Игорь Привалов, "Юность" РМЙ бинасында йорт комитеты рәисләре белән очрашуны ачып. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Илнур Йосыпов әйтүенчә, ОДН исәпләү буенча проблемаларның...
-
Игътибарны хөрмәтлибез
Лариса Кривилёва, Рәис Сәхапов фотосы Агымдагы атна Кәлимуллиннарның зур һәм тату гаиләсе өчен әһәмиятле булды. Сый-нигъмәтләргә бай бәйрәм табыны артында туганнары һәм якыннары белән берлектә алар яраткан әниләре, әбиләре Әкилә Сираҗетдиновнаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Игорь Привалов, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, ветераннар Советы рәисе Любовь...
-
Экстремаль дүшәмбе
Бу көнне өйдән эш яки уку урынына барып җитү менделеевлылар өчен җитди сынауга әйләнде. "Эшкә ничек килеп җиттем" темасы, һичшиксез, офис һәм контораларда иң популяры булды. Ольга Смолькова Сибәләп торган яңгыр юлларны гына түгел, йорт яны территорияләрен дә көзге кебек ялтыратты, тоташ бозга әйләндерде. Кемдер вак-вак атлап, кемнәрдер сикергәләп, кем...
-
Төкле аягың белән Нәүрүз!
Фәймә Вахриева Нәүрүз элек-электән чәчү алдыннан үткәрелгән һәм Сабан туе кебек үк халык аны көтеп алган. Бәйрәмне каршы алу көннәрендә һәркем начар эшләрдән ерак торып, миһербанлылык кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, ата-баба каберләрен барларга тырышкан. Яшьләр йорттан-йортка йөреп Нәүрүз шигырьләре әйткәннәр, матур теләкләр җиткергәннәр, күңелле ял иткәннәр. Безнең якларда бераз онытылган...
-
Хыялы чынга аша
Вәсилә Мортазина Балачак хыялы тормышта чынбарлыкка әйләнергә мөмкин. Якташыбыз Мартин Мөхәммәтҗанов безне моңа инандырды. Мартин - Казан театр училищесының 1 нче курсы студенты. Балачактан ул актер булырга хыяллана. Иң элек балалар бакчасында ихластан шигырь сөйли, аннан мәктәптә. Әти-әниләре аның теләген хуплыйлар һәм озак уйлап тормыйча улларын сәнгать мәктәбенең эстетика бүлегенә...
-
“Бәллүр чишмә” моңы
Гөлшат Гыйләҗева Районыбызның каләм тибрәтүче балалары 15 мартта "Бәллүр чишмә" иҗат берләшмәсе утырышына җыелды. Бу юлы да аларны татар китапханәсенең уңайлы якты залы бергә туплады. Китапханә мөдире Гөлназ Хафизова укучыларны табигать байлыгы, тереклек чыганагы - чишмәләр турында фикер алышырга чакырды. - Быел Россиядә һәм Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне...