28 март 2014 яңалыклары
-
Бердәмроссиялеләрдән юридик ярдәм
"Бердәм Россия" партиясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көннәренә ихтыяҗ артканнан-арта. "Патриот" үзәгенең утырышлар залында узган юридик консультациядә катнашкан район массакүләм-мәгълүмат чаралары журналистлары тагын бер кат моңа инанды. Ачык ишекләр форматында узган бу көнне егермедән артык менделеевлы, шул исәптән хезмәт ветераннары, пенсионерлар, инвалидлар, Әфганстан һәм Чечня...
-
Күләмле эш ашыкканны яратмый
Л.Карпов исемендәге химия заводының ремонт-төзелеш һәм монтаж эшләре цехы хезмәткәрләре 1 нче гимназияне капиталь ремонтлауга вакытыннан алда керештеләр. 2014 елда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт буенча республика программасына гимназиядән тыш Ижёвка мәктәбе керде, анда инде ремонт эшләре бара. Гимназия янкормасында подряд оешмасы кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасын, канализация...
-
Моны һәркем белергә тиеш
Шәһәрнең 4 нче мәктәбендә белем алучы өлкән сыйныф укучылары социаль үзәк педагоглары әзерләгән "Наркотикларга һәм тәмәкегә - юк" дигән әңгәмәдә катнаштылар. "Синең тормышың үз кулыңда", "Наркотик үлемгә илтә" дип аталган буклетлар тарату яшүсмерләрне мәгълүматка баетты. Тәмәке тартучылар санын ачыклау максатыннан 46 укучы белән аноним анкета сорауларына җавап бирү оештырылды. Нәтиҗәдә,...
-
“Балалар – балаларга”
"Шаян" халык бию ансамбле Пермьдә узган шундый исемле ачык фестиваль-конкурста үзләрен таныттылар. Үрнәк коллективның урта төркемендә шөгыльләнүчеләр "Халык биюе" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Шаянлылар "Эх, алмасы", "Гармун", "Татар керәшеннәре биюе", "Субботея" композицияләрен тәкъдим иттеләр.
-
Сәләтле Регина
Сәнгать мәктәбендә рәсем ясау серләренә төшенүче Регина Миронова педагогы Н.Сувернева ярдәмендә шәхси күргәзмә оештырды. Сәләтле укучының беренче иҗат җимешләре күпләрне җәлеп итте. Регина төрле күләмдәге конкурсларда уңышка ирешә. "Мин табигатьне саклыйм һәм ярдәм итәм" регион бәйгесендә беренче урын яулады.