Ярминкә чакыра!
Иртәгә, 30 гыйнварда, иртәнге 9 сәгатьтә Менделеев мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак.
Җирле җитештерүчеләр шәһәрлеләргә базарныкыннан түбән бәяләрдә сөт, ит, бөртеклеләр продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек начальнигы Фәүзәт Мөфтиев хәбәр итүенчә, ярминкәдә янә күршеләр - Алабуга ит комбинаты җитештерүчеләре катнаша.