30 апрель 2014 яңалыклары
-
Беренче җиңүләр
Баулыда узган "Олимпия ышанычлары" тимераякта фигуралы шуу ачык беренчелегендә яшь менделеевлылар да катнашты. "Айсберг" боз сараенда бу төр спорт белән күптән түгел генә шөгыльләнүче шәкертләр ярышларда уңышлар яуладылар. Алия Фәтхетдинова, Валерия Пупышева, Азалия Мөхәмәдиева IV урыннарны яуладылар.
-
Геройлар кубогын кем алыр?
25 апрельдә "Айсберг" боз сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган ярышларны ачу булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов бәйгедә катнашучыларны сәламләде. Геройлар кубогы өчен "Дим", "Динамо", "Спарта", "Айсберг" һәм "Монай" командалары көч сынаша. Соңгы ике команда боз кырына чыга. Павел Степанович алканы чөя, һәм ярышлар башлана. Без...
-
Тылсымлы бию дөньясы
26 апрельдә "Юность" район мәдәният йортында "Шаян" халык үрнәк бию ансамбле коллективының отчет концерты булды. - Оныгым Настя чыгыш ясаячак. Ул "Шаян"га биш яшендә йөри башлады, җиденче елын шөгыльләнә, - ди дәү әнисе Ирина Денисова. Шәһәр кибетләренең берсендә эшләүче Галина Герасимова әйтүенчә, ул оныклары Олег, Алексей һәм Настяның биюләрен бервакытта...
-
“Кечкенә мистер һәм мисс”
Иҗат үзәгендә узган шундый исемле III район конкурсында шәһәрнең 7, 8, 10, 13 нче һәм Монаш балалар бакчалары шәкертләре катнашты. Нәниләр "Әйдәгез, танышыйк", "Мин - иҗатчы", "Котлауларым сезгә", "Талантлар йолдызлыгы" турларында үзләрен фантазиягә бай, зирәк, уңганнар итеп таныттылар. Нәтиҗәләр җиңүчеләр исемен атады. "Кечкенә мистер" дип 10 нчы бакчага йөрүче Нияз...
-
Эшмәкәрләр талантлар барлый
Район халык иҗаты фестивале кысаларында "Юность" мәдәният йортында эшмәкәрләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре концерты булды. Ул 60, 70 һәм 80 нче еллар вәкилләренә багышланды һәм концерт программасы аларның балачагыннан, үсмер елларынннан кадрларны чагылдырган видеофильм белән ачылды. Алып баручылар Резедә Прокофьева һәм Ирина Пермякова ул вакыттагы тормыш кыйммәтләре, яшәеш традицияләре турында...
-
Тукай рухы безнең күңелләрдә
24 апрельдә "Юность" район мәдәният йортына нәфис сүз осталары җыелды. Татар теленең тирәнлеген, аһәңлеген, байлыгын күрсәтү теләге белән янган 65 шигырь сөюче сайлап алу турында үзләрен сынады. Мәгариф идарәсе белгече Гөлшат Вәлиева җитәкчелегендәге жюри аларның иң осталарын сайлап алды. Залдагыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов сәламләде. Бәйгедә танылган...
-
Җиңүгә багышлана
4 нче мәктәптә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар циклы бондюглылар - фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре турында сыйныф сәгате белән ачылды. Сыйныф җитәкчеләре Ирина Смолькова һәм Любовь Кузнецова Бөек Ватан сугышының дөнья тарихында билгеләнеше, хәлиткеч бәрелешләр, бу мәктәптә укыган сугышта катнашкан бондюглылар, Советлар Союзы геройлары турында сөйләделәр. Зур экранда фронт фотографияләре, орден...
-
Күмәк тырышлык белән район чистарды
Районда территорияләрне җыештыру буенча икеайлык бара. 26 апрельдә республика өмәсе кысаларында күпчелек учреждениеләр һәм оешмалар коллективлары үз карамакларындагы участокларда эшләделәр. Геройлар аллеясында 1 нче мәктәп укучылары тырыша - узган елгы яфракларны, чүп-чарны җыештыралар. "Комфорт Успех+" ҖЧҖ хезмәткәрләре рәшәткәләрне буйый. Бу предприятиенең икенче төркеме Фомин урамында эшли, алар агач кәүсәләрен агарталар....
-
Куркынычсызлык формуласы
Бүген элеккедән килгән традиция буенча янгынга каршы көрәшүчеләр, аларның ирекле ярдәмчеләре һәм служба ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен - Россия янгыннан саклаучылар көнен билгеләп үтәләр. МЧС профессионаллары командалары һәр көнне табигать көчләренә, төрле куркыныч һәм янауларга каршы торалар. Тихоново янында тимер юлда булган гадәттән тыш хәлгә дә алар беренчеләрдән килделәр. Бердәм командада...
-
Милләтчелек яки милли горурлык?
1 нче мәктәптә инициаторы "Кадрлар резервы" республика проектында катнашучы Оксана Казакова булган шундый темага кара-каршы әңгәмә узды. Әңгәмәдә 1 нче мәктәпнең 10-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Очрашу башланганчы кыскаметражлы фильмнар күрсәтелде, аннан соң һәркемгә заманча дөньяда булган сәяси процесслар турында үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирелде. - Без Украинадагы хәл өчен...
-
Ана сертификаты – гаилә иминлеге нигезе
Менделеевскиның дүрт гаиләсенә тантаналы төстә нәниләре туу турында таныклык һәм ана сертификатлары тапшырылды. Ата-аналар белән бергә бу вакыйга шатлыгын туганнары һәм коллегалары да уртаклашты. «Кама таңнары» приюты директоры Илсөяр Зыятдинова купшы чәчәк бәйләме белән килгән. - Чәчәкләр безнең тәрбияче Светлана Филипповага, - ди Илсөяр Азатовна, - 18 февральдә аларның гаиләсендә...