“Керпеләр” – шәһәргә бүләк
Оригиналь керпеләр формасындагы түтәлләрне яшелләндерүчеләр Геройлар аллеясы белән янәшәдәге балалар мәйданчыгы территориясендә булдырдылар.
Сакчыллыкка тәҗрибә
Чәчәкләр, музыка һәм шигъриятнең тормышыбызны бизәве, аны яктырак һәм күркәмрәк итүе, яхшы кәеф бирүе турында кемнедер ышандырырга кирәкме икән? Чәчәкләр дөньясы соклануга лаек. Директор Рафаэль Сабитов җитәкчелегендәге “Төзекләндерү идарәсе” МУП хезмәткәрләре тырышлыгы нәтиҗәсендә шәһәрдә беренче кояш нурлары күренү белән безнең карашларны иркәләүче һәм хуш ис аңкытучы оазислар барлыкка килде.
– Керпе-түтәлләр ясауга тимер каркаска ныгытылган 860 цинерарий үсентесе китте, җәнлекләрнең борыннары полиуретаннан эшләнде, – дип сөйли яшелләндерү участогы начальнигы Римма Гәрәева. – Безнең хезмәтнең хөрмәтләнүе – бу балаларның реакциясе, аларның шатлыклы йөзләре. Без аларның кечкенәдән үк матурлыкка ияләшүләрен телибез.
– Шәһәр буенча барлыгы 16497 чәчәк үсентесе утыртылган, бу әле чик түгел. Кул хезмәте белән булдырылган матурлыкны ясауга күп вакыт һәм материаллар таләп ителә, – дип аңлатма бирә Рафаэль Хәмәтович. – Шәһәр ландшафтын яшелләндерү эстетик мәгънә генә биреп калмый, өлкәннәр һәм балаларның экологик һәм мәдәни агаруында мөһим компонент булып тора. Мин шәһәрлеләрдән булдырылган матурлыкны саклауларын һәм безнең хезмәтне бәяләүләрен үтенәм.
Түтәл-керпеләр – бу барлык тереклеккә сакчыл караш һәм хөрмәт.
Шәһәр өчен чәчәкләр
Тәҗрибәле ландшафт дизайнеры Римма Зафировна җитәкчелегендә сигез яшелләндерүче яраткан шәһәребезне бизәүдә үз өлешләрен кертәләр. Экскурсия барышында ул булдырылган чәчәк түтәлләре турында сөйләде. Иң матур чәчәк фантазияләре Д.Менделеев, һәлак булган сугышчы-интернационалистлар һәйкәлләре янында гәүдәләндерелгән. Биредә ак, зәңгәр һәм кара-кызыл петунияләр, тәбәнәк үсүче цинерарийлар, күпьеллык Тунберг куаклары утыртылган. Язын лаләләр чәчәк атты, ә газон узган елда тулысынча яңартылды. Фонтан янында вак чәчәк атучы бәрхетләр һәм цинерарийлар күзне иркәли. Мәңгелек ут янындагы түтәлне кызыл, ак, зәңгәр петунияләр уратып алган. “Юность” РМЙ янындагы вазоннарда кызыл таплар белән “кар көртләре” барлыкка килде. Биредә “Кар ташкыны” сортлы ак петунияләр нур чәчә.
В.Ленин скверындагы һәйкәл янын яшелләндерү службасы хезмәткәрләре күпьеллык розалар һәм канналар куаклыклары белән бизәделәр, кунакханә янындагы ике түтәлдә төрле төстәге виола һәм петунияләр утыртылды. Алар шулай ук Юбилейная урамы буенча 15 чәчәк түтәлен җанландырдылар. Хакимият территориясендәге чәчәк түтәлләре һәм вазон кара-кызыл һәм ачык яшел колеуслар, ак петунияләр белән күзгә ташлана.
Күпьеллык золотарник, кохияләр, антирринум, канә уты, ак һәм кызыл бегонияләр, петунияләр базар, хастаханә, күпер, шәһәр үзәгендәге даруханә, “Менделеевск” аншлагы янындагы түтәлләрне бизи.
Шәһәрлеләр хәзер сәгать янындагы юл чатында чәчәк картинасы белән хозурлана алалар, андагы түтәл-йолдызда яз аенда лаләләр чәчәк атты, ә җәен ул шәһәрлеләрне ак һәм кызыл бегонияләр белән шатландырачак. “Ушков утраулары” паркында табигый мохиттә вазон-кәрзиннәр матур күренә, алар экологик чиста натураль материалдан үрелгән, вакыт узу белән биредә ал петунияләр белән бүрәнәләрдән вазоннар булачак. Интернационалистлар бульварында мәгариф учреждениеләре буйлап 21 вазон урнаштырылган. Болар барысы да шәһәрлеләрне шатландыру өчен, матур, чиста һәм уңайлы булса, яхшы бит!
Матурлыкны сакларга һәм бәяләргә кирәк
Утыртылган чәчәкләрне тәрбияләүгә Мәшгульлек үзәге аша өч укучы җәлеп ителгән, су сибүдә яшелләндерү хезмәтенең ир-атлары да катнаша. Агымдагы елда “Төзекләндерү идарәсе”ндә лизинг буенча “ноу-хау” – уникаль су сибү машинасы барлыкка килде. Шәһәрне төзекләндерү буенча эш өчен яхшы техника бар. Әлегә урамда җылы аз, аны барысы да түземсезләнеп көтә.
– Түтәл-керпеләр менделеевлыларның күңеленә хуш килде, алар әлеге җәнлекләр янында фотога төшәләр, – дип сөйли Римма ханым. – Безнең планда – чуар таракан төрендә яңа түтәл, буада бакча яраны белән көймә, үзәк урамнарда “асылмалы бакчалар” булдыру күздә тотыла. Ләкин болар барысы да өлкәннәр һәм балаларның чәчәклекләргә ничек
карауларыннан тора.
Ә без табигатьне яратабызмы соң?
Чынлап та, матурлыкны саклый һәм бәяли белергә кирәк. Ә еш кына барысы да киресенчә килеп чыга. Бернинди закон да табигатьне яратырга мәҗбүр итә алмый. Һәр кеше бер генә чәчәк өзсә дә, ил күләмендә бу 140 миллионнан артык булачак.
Без экология, табигать турында сөйләргә яратабыз, санитар һәм сәламәтләндерү процедуралары максатыннан киселгән һәм сынган агачларны күреп борчылабыз (бу турыда без киләсе язмаларда сөйләрбез).
Урамнан узганда нәрсәнедер өзү, сындыру, букчага салу теләген басарга теләмибез яисә булдыра алмыйбыз. Мисал өчен ерак барасы юк. Редакция янындагы вазонда хезмәткәрләр ачык кызыл бегонияләр утырттылар, икенче көнне аннан өч чәчәкне кемдер казып та алган. Яисә башка очрак. Геройлар аллеясында яшь юкәләр һәм өрәңгеләр янында кызыл һәм ал лаләләр чәчәк атты. Ләкин аларның сафлары сирәгәйде, “табигатьне яратучылар”, суганнарын көздән үк казыганнар. Яшелләндерүчеләрдә шәһәрне матур итеп күрү теләге, аларның эшкә дәрте юкка чыкмасын өчен кеше хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәник, чөнки чын экологик культура әнә шуннан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев