Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Акча, велосипед, металл савыт...

16-22 июль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән сигез җинаятьнең дүртесе чит милекне урлау белән бәйле һәм алар әлегә ачыкланмаган. 17 июльдә Тойма елгасы буенда 1972 елгы шәһәрленең акча, кәрәзле телефон, ачкычлар салынган барсеткасы урлана. 19 июльдә чит милекне урлау белән бәйле ике җинаять теркәлә. Бакчачылык ширкәтендә хуҗабикә металл савытыннан колак...

16-22 июль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән сигез җинаятьнең дүртесе чит милекне урлау белән бәйле һәм алар әлегә ачыкланмаган.
17 июльдә Тойма елгасы буенда 1972 елгы шәһәрленең акча, кәрәзле телефон, ачкычлар салынган барсеткасы урлана.
19 июльдә чит милекне урлау белән бәйле ике җинаять теркәлә. Бакчачылык ширкәтендә хуҗабикә металл савытыннан колак кага, шәһәр кибетләренең берсендә администратор кабинетыннан акча һәм акча янчыгы югала.
1979 елгы менделеевлыга әлегә җәяү йөрергә туры киләчәк. 20 июльдә билгесез угрылар йорт подъездыннан аның ике велосипедын алып китәләр.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1217 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Чардакта - наркотик
"Мәк" операциясе барышында шәһәр йортларының берсенең чардагында үсемлектән ясалган наркотик матдә салынган полиэтилен пакет табыла. 1975 елгы шәһәрлегә карата РФ ҖК 228 нче маддәсе буенча тикшерү эше бара.
Көрәк тә, пычак та...
үтерү белән янау коралы була ала.
Район авылларының берсендә яшәүче 1970 елгы ир мөнәсәбәтләр ачыклау барышында 26 яшьлек авылдашына үтерү белән яный. Куркыту коралы итеп кулына көрәк ала.
Икенче авылда кибет сатучысы агрессор корбаны була. 43 яшьлек исерек ир аңа пычак ярдәмендә үтерү белән яный.
Хушыгыз...
66 яшьлек шәһәрле соңгы хатында туганнарына бәлки шулай язып калдыргандыр. Аны фатирында асылынган килеш табалар.
Атна дәвамында төрле хокук бозулар өчен 30 беркетмә төзелде, 12 се - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 98 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Акча, велосипед, металл савыт...