Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Аларның күңеле далада

Судта эшләре каралган ирле-хатынлы Чалиннарның күңелләре чыннан да балада түгел. Ольга Андрей белән дискотекада танышты. Егет бию түгәрәгендә үзен осталарча тотуы, шаянлыгы белән ошады. Дуслар уртаклыгы да аларның якынаюына бер этәргеч булды. Бер ел дуслашып, очрашып йөргәннән соң загска гариза бирделәр. Дөрес, Андрейның еш кына спиртлы эчемлекләргә өстенлек бирүе кызны...

Судта эшләре каралган ирле-хатынлы Чалиннарның күңелләре чыннан да балада түгел. Ольга Андрей белән дискотекада танышты.
Егет бию түгәрәгендә үзен осталарча тотуы, шаянлыгы белән ошады. Дуслар уртаклыгы да аларның якынаюына бер этәргеч булды. Бер ел дуслашып, очрашып йөргәннән соң загска гариза бирделәр. Дөрес, Андрейның еш кына спиртлы эчемлекләргә өстенлек бирүе кызны сагайтты. Андый икеләнүләрен "мин аны үзгәртәчәкмен" дигән уйлары белән куды. Тик ир тәрбиягә бирелмәде. Ул һаман дуслары белән аралашырга, күңел ачарга омтылды. Өйдә дә әледән-әле бәйрәмнәр оештырды. Ире белән конфликтка керергә теләмәгән Ольга да акрынлап шау-шулы тормышка күнегә барды. "Аңа күп була", дип җылыткыч эчемлекләрне дә капкалады.
Бер-бер артлы ике кызлары тууы да гадәти көндәлекне үзгәртмәде. Компания белән җыелырга сәбәбе дә табылып торды: туган көннәр, соңгы вакытта күбәеп киткән һөнәри бәйрәмнәр, кемнеңдер улы, кызы дөньяга килде. Тынгы юклыкка күрше-күлән ризасызлык белдергәч, эшләре полициягә барып җитте. Тәртипкә чакырган ата-аналары алар өчен дошманга әверелде.
Хәзер өстәл артына хәмерсез утырмаган Чалиннардан дуслары да ераклашты.
Тәүлекнең нинди генә вакытында да аракы исе аңкып торган Андрей эш урыныннан колак какты. Спиртлы эчемлексез бер көн дә торалмаган ир чит милеккә кул суза башлады. Нәтиҗәдә, тимер рәшәткә артына озатылды.
Ольга кайгысын шешәдәшләре белән "уртаклашты". Балалары турында ул бөтенләй онытып бетерде кебек. Ундүрт һәм унике яшьлек кызлар үз көннәрен үзләре күрделәр. Озакламый фатирда "яңа" әти пәйда булды. "Яшьләр" кызлар янына тагын эне дә алып кайтачакларын белдергәч, алар пошаманга төштеләр.
Дөрес, аналары эчүен киметте, күбрәк гаиләдә булды. Тик улын апалары белән калдырырлык булгач, элеккеге күңелле тормышына кайтты. Балаларын тәрбияләү белән тиешенчә шөгыльләнмәүчеләрне күп тапкырлар җинаять һәм административ җаваплылыкка тарту да, әңгәмәләр уздыру да нәтиҗә бирмәде. Контрольсез калган кызлар да мәктәпкә йөрмәделәр. Ата-аналары ирегеннән мәхрүм ителгән балалар приютка урнаштырылдылар. Ольга төрмәдән котылгач балаларын матур гаилә тормышы белән озак сөендерми. Эшкә урнашмаган, бер айнык көне булмаган хатынның фатирында җылылык та, ут та юк.
Суд карары аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итте һәм балаларга алимент түләргә дигән карар чыгарды.
Тайгак юлга баскан ата-ана өч нарасыйның балачагын һәм киләчәген агулады.
Г.Хабибуллина,
прокурор урынбасары
Ф.Вахриева,
үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ольга Андрей белђн дискотекада танышты.