Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алюмин бидон һәм башкалар

21-28 сентябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 11 җинаятьнең тугызы тиз арада ачыкланды. Янаулар һәм кыйнаулар Район авылларының берсендә төнге бердә 53 яшьлек ир авылдашы - 29 яшьлек хатын белән кәеф-сафа кора. Спиртлы эчемлекләр куллану гауга белән тәмамлана, ир шешәдәшенә үтерү белән дә яный. Икенче авылда 1964 елгы ир өйдәшен...

21-28 сентябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 11 җинаятьнең тугызы тиз арада ачыкланды.

Янаулар һәм кыйнаулар
Район авылларының берсендә төнге бердә 53 яшьлек ир авылдашы - 29 яшьлек хатын белән кәеф-сафа кора. Спиртлы эчемлекләр куллану гауга белән тәмамлана, ир шешәдәшенә үтерү белән дә яный.
Икенче авылда 1964 елгы ир өйдәшен кыйный. Инде өченче авылда да кыйнау очрагы теркәлә. Бу юлы тугыз яшьлек бала зыян күрә. Аңа яшьтәше һәм аның әнисе суга.
Алюмин бидон һәм башкалар
24 сентябрьдә чит милекне урлау белән бәйле өч җинаять кылына. Ике очракта каракларның кемлеге билгесез. 1979 елгы шәһәрленең фатирыннан шәхси милкен алып чыгалар, килгән зыян биш мең сумнан артык. Икенче фатирдан акча урлана.
Ә менә 1958 елгы менделеевлыга кылган җинаяте өчен җавап бирергә туры киләчәк. Ул пенсионерканың йорты верандасыннан чәлдергән алюмин бидон бәясе 1500 сум белән исәпләнә.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Мәк", "Уңыш", "Нелегал" операцияләре үткәрелде, 1050 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Административ хокук бозулар өчен 29 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 116 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Алюмин бидон џђм башкалар

2
X