Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Анасыз, иркәсез нарасыйлар

Анна кечкенәдән йомык холыклы булуы белән аерылып торды. Кем беләндер уртак тел табу, аралашу кыенлыклар тудырды. Балалар бакчасында аулак урын табарга, берүзе генә булырга омтылды. Мәктәп елларын да якын дус тапмый уздырды. Иртә әтисез калып, әнисе белән генә яшәгән кыз аттестат алгач һөнәр үзләштерергә дә атлыгып тормады. Танышлар ярдәме белән...

Анна кечкенәдән йомык холыклы булуы белән аерылып торды. Кем беләндер уртак тел табу, аралашу кыенлыклар тудырды.
Балалар бакчасында аулак урын табарга, берүзе генә булырга омтылды. Мәктәп елларын да якын дус тапмый уздырды. Иртә әтисез калып, әнисе белән генә яшәгән кыз аттестат алгач һөнәр үзләштерергә дә атлыгып тормады. Танышлар ярдәме белән заводка урнашты. Менә шуннан Аннаны, әйтерсең, алыштырып куйдылар. Моңа кадәр кул-аягы бәйдә булгандай йөргән кыз егетләр белән аралаша башлады. Баштарак әнисе Галина кызы өчен шатланды. Тик тора-бара егетләрнең берсен икенчесе алыштыруы аны сагайта калды. Кызы бәби алып кайтачагын әйткәч, ана авыруга ук сабышты. Ул оныклы булуга каршы түгел, тик туй уйнап, кода-кодагыйлар белән аралашып, кешечә яшисе иде. Сәламәт, туп кебек малай тугач, кызына булган үпкәсе кардай эреп югалды. Анна гына балага карата мәхәббәт белән янмады. Еш кына кичләрен чыгып китеп, иртәнге якка гына кайтты. Бер яше тулган Толя анасына караганда Галинаны якын итте һәм "әни" дип аңа эндәште. Оныгын өзелеп сөйде әбисе, тик сәламәтлегенең кискен начарлануы сабыйны тәрбияләүгә комачаулады. Аннаның тулыланып китүе, анасыннан ничектер читләшүе юкка булмаган икән. Кызы тагын авырлы булып чыкты. Бу хәлне ана йөрәге күтәрә алмады, ул хастаханәгә эләкте. Аннаның тәртибен яхшы белүче күршеләр кирәкле органнарга хәлне белдергәннәр. Галина терелеп кайтуга, кызы киемнәрен җыеп, каядыр күчеп китте. Килеп ирешелгән яңалыклар буенча кызы ел саен диярлек бәби табып тора. Бурычын үтәмәгән, беркайда эшләмәгән Аннаны ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Дөньяга килгән алты нарасыйның кайсы приютта, кайсы опекага бирелгән. Күптән түгел туган кызчык әлегә әнисе белән.
Түләнмәгән алимент күләме 460 меңгә якын җыелган, бурычларын үтәмәгән Аннага биш мең сум штраф салынды. Суд утырышы җавапсызлык күрсәткән ананы ике айга ирегеннән шартлы мәхрүм итәргә мәҗбүр булды. Мондый карар Аннаның тормышына уңай тәэсир ясармы, билгесез.
Артем Сутягин,
җинаять-башкарма инспекциясе инспекторы
Фәймә Вахриева,
үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан