Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бер иртәдә – ике һәлакәт

Пәнҗешәмбе иртәсендә берьюлы ике юл-транспорт һәлакәте булды. Иртәнге 6 сәгать 50 минутта Фомин һәм Гассар урамнары кисешкән урында Фольксваген һәм ВАЗ-2110 машиналары бәрелешә. Беренче автомобиль хуҗасы тизлеген арттырып, идарә итүне контрольдә тота алмыйча каршыдагы хәрәкәт полосасына чыга. - Үлүчеләр юк, аның гаебе белән һәлакәт килеп чыккан машина йөртүче аек булган....

Пәнҗешәмбе иртәсендә берьюлы ике юл-транспорт һәлакәте булды.
Иртәнге 6 сәгать 50 минутта Фомин һәм Гассар урамнары кисешкән урында Фольксваген һәм ВАЗ-2110 машиналары бәрелешә. Беренче автомобиль хуҗасы тизлеген арттырып, идарә итүне контрольдә тота алмыйча каршыдагы хәрәкәт полосасына чыга.
- Үлүчеләр юк, аның гаебе белән һәлакәт килеп чыккан машина йөртүче аек булган. 10 нчы марка белән идарә иткән ир үзәк больницага озатылды, - дип аңлатма бирә юл-транспорт службасы өлкән инспекторы Сергей Сырышев.
Беркетмә төзелгән арада тагын бер хәбәр килде. Базар территориясендә "Калина" автомобиле артка чигенгәндә "Ока" машинасына бәрелә. Машиналар механик зыян ала. Бу һәлакәт турында дәүләт инспекторы Рафаэль Гыйльфанов хәбәр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары мђгълњмат

2
X