Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Игътибар, диверсантлар!

2012 елның 20-27 июлендә Казанда террорчылыкка каршы өйрәнүләр узачак. Хокук тәртибен саклау органнары Татарстан башкаласына килеп, Универсиада комплексларына, транспорт объектларына (аэропорт, вокзал һ.б.), кинотеатрларга һәм башка кеше күпләп җыела торган урыннарга үтеп керергә тырышучы "диверсантлар"ны ачыкларга һәм тоткарларга тиеш. Өйрәнүләрдә катнашучы диверсантлар 20-40 яшьләрдәге ир-атлар, алар кешеләргә шәхси фатирда яшәп...

2012 елның 20-27 июлендә Казанда террорчылыкка каршы өйрәнүләр узачак.
Хокук тәртибен саклау органнары Татарстан башкаласына килеп, Универсиада комплексларына, транспорт объектларына (аэропорт, вокзал һ.б.), кинотеатрларга һәм башка кеше күпләп җыела торган урыннарга үтеп керергә тырышучы "диверсантлар"ны ачыкларга һәм тоткарларга тиеш.
Өйрәнүләрдә катнашучы диверсантлар 20-40 яшьләрдәге ир-атлар, алар кешеләргә шәхси фатирда яшәп тору, автотранспорт арендалау, SIM-карта һәм мобиль телефоннар сатып алу, күрсәтелгән объектларга һәм башка оешмаларга әйберләр кертү буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәк.
Алар Татарстан торак пунтклары кибетләрендә, даруханәләрдә күпләп химик матдә сатып алырга омтылырга, төрле предприятиеләр эше белән ныклап кызыксыну, фотога төшерү күзәтелергә мөмкин.
"Диверсантлар" кунакханәләрдә, арендага алган фатирда яшәргә, вакытлыча эшкә урнашырга, төрле сәбәп табып шәһәр оешмаларына һәм учреждениеләренә керергә мөмкин.
Хокук саклау органнары шәһәрлеләргә шикле кешеләргә кагылышлы мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Россия территориясендә бушлай булган 8-800-200-02-94; 8-800-550-50-07; 8-(843) 231-49-00 телефоннары аша шалтыратырга яки www.vk.com/antiterror_2012 Интернет челтәре аша хәбәр итәргә мөмкин.
Шулай ук "02" телефоны аша теләсә кайсы полиция бүлегенә, кәрәзле телефоннан "020" номерына шалтыратырга мөмкин. Әһәмияткә ия мәгълүмат өчен акчалата бүләк каралган.
Республика ЭЭМ ярдәм өчен алдан рәхмәт белдерә һәм кыенлыклар тудырган өчен гафу үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Игътибар, диверсантлар!