Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Инспекция утырышыннан

Шушы көннәрдә мировой судта хөкем ителгән З.га карата шартлы срогыннан азат итү турында утырыш булды. 32 яшьлек З. РФ Җинаятьләр Кодексының 159, 160 нчы маддәләре буенча мошенниклык кылган өчен хөкем ителде. Казан филиалының "Ак Барс" Банк ААҖ икътисадчысы буларак хезмәт куючы З., танышларының ышанычына кереп һәм эш урынын кулланып, чит...

Шушы көннәрдә мировой судта хөкем ителгән З.га карата шартлы срогыннан азат итү турында утырыш булды.
32 яшьлек З. РФ Җинаятьләр Кодексының 159, 160 нчы маддәләре буенча мошенниклык кылган өчен хөкем ителде. Казан филиалының "Ак Барс" Банк ААҖ икътисадчысы буларак хезмәт куючы З., танышларының ышанычына кереп һәм эш урынын кулланып, чит милеккә кул сузган. Документ хуҗасының ризалыгыннан башка чит паспорт белән зур суммага берничә кредит ала. Тик вакытында түли алмый. Җаваплылыктан качып, яшәү урынын үзгәртә, телефон шалтыратуларына җавап бирми. Аңа карата җинаять эше кузгатылгач кына, З. банк алдындагы бурычын өлешчә үти. З. суд карары буенча ике елга ирегеннән шартлы мәхрүм ителә. Балигь булмаган баласы, хезмәт һәм яшәү урыныннан уңай характеристикалары исәпкә алына. "Уют" ҖЧҖдә эшләүче З. гаебен таныган, коллективта үзен яхшы яктан гына таныткан, суд карары буенча яшәү урынын үзгәртмәгән.
Ул суд билгеләгән ике ел срокның яртысын үтте, ел дәвамында барлык йөкләмәләрне үтәгән, җинаять-башкарма инспекциясенә билгеләнергә йөри. Суд хөкем ителгән менделеевлы файдасына карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Инспекция утырышыннан