Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кирпеч белән суккан

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ике җинаятьнең берсе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1217 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Алкоголь сатканнар Шәһәрдәге ике сәүдә ноктасында 9 сәг. 30 минутта һәм төнге 12 дә спиртлы эчемлекләр сату очрагы теркәлә. Беренче...

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ике җинаятьнең берсе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1217 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Алкоголь сатканнар
Шәһәрдәге ике сәүдә ноктасында 9 сәг. 30 минутта һәм төнге 12 дә спиртлы эчемлекләр сату очрагы теркәлә. Беренче очракта сыра һәм тәмәке балигъ булмаган үсмерләргә сатыла.
Машина янган
2 августта шәһәр йортларының берсенең ишегалдында 1981 елгы автохуҗаның җиңел машинасына ут каба. Сәбәбе - электрүткәргечтәге кыска ялганыш.
Кирпеч белән суккан
Больницага баш миенең ачык җәрәхәте, башы яралану диагнозлары белән 1972 елгы ир китерелә. Аңа 1988 елгы шәһәрле кирпеч белән суга.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 34 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 78 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Кирпеч белђн суккан