Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мошенник хатын банктан зур суммада акча үзләштергән

Һәр көнне вазифаң зур суммада акча белән бәйле булганда, күңел азудан, ымсынудан баш тарту бик кыен. Шәһәребездә яшәүче 43 яшьлек ханым да нәфесен тыя алмыйча, банкның 50 яшьлек клиентының шәхси исәбеннән җиде миллионнан артык акча урлый. Төгәлрәк әйтсәк, зур суммада матди зыян 7300007 сум 48 тиен белән исәпләнә. Тикшерү, аннан...

Һәр көнне вазифаң зур суммада акча белән бәйле булганда, күңел азудан, ымсынудан баш тарту бик кыен.
Шәһәребездә яшәүче 43 яшьлек ханым да нәфесен тыя алмыйча, банкның 50 яшьлек клиентының шәхси исәбеннән җиде миллионнан артык акча урлый. Төгәлрәк әйтсәк, зур суммада матди зыян 7300007 сум 48 тиен белән исәпләнә. Тикшерү, аннан суд билгеләп үткәнчә, финанс операцияләре бүлеге начальнигы вазифасында булып, тулысынча матди яктан җаваплы белгеч, ел дәвамында клиентның исәп-хисабыннан акча үзләштерә. Билгеле бер вакытка кадәр ул ачыкланмый. Әмма безне капчыкта яшереп булмый, дигәндәй...
Суд аферист хатынны РФ Җинаятьләр кодексның 159 маддәсе 4 нче өлешендә билгеләнгән - вазифаи хәленнән файдаланып аеруча зур суммада мошенниклык дип аталган җинаять эшләүдә гаепле дип тапты. Хөкем ителүче өчен бу гамәл дүрт ел һәм дүрт айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, шуның өстенә 400 мең сум штраф түләтү белән билгеләнде. Әмма хөкем карары законлы көченә керергә өлгермәде: прокуратура билгеләнгән җәзаның йомшак булуына апелляцион дәгъва белдерде.
Виктор Порываев, прокурор ярдәмчесе,
Роза Шәрәфиева, үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан