Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Нәфесен тыя алмаган

М. гаиләдә бердәнбер иркә кыз булып үсте. Озак тилмереп бала көткән әти-әнисе аны өрмәгән җиргә дә утыртмады. Иң тәмле ризык та, иң килешле кием дә кызга булды. Нәниләре белән сокланмаслык та түгел иде: гүя өф-төф итеп тәрбияләгән роза чәчәге. Яхшы дип саналган балалар бакчасы, соңрак мәктәп ишекләре җиңел ачылды. Гел...

М. гаиләдә бердәнбер иркә кыз булып үсте. Озак тилмереп бала көткән әти-әнисе аны өрмәгән җиргә дә утыртмады.
Иң тәмле ризык та, иң килешле кием дә кызга булды. Нәниләре белән сокланмаслык та түгел иде: гүя өф-төф итеп тәрбияләгән роза чәчәге. Яхшы дип саналган балалар бакчасы, соңрак мәктәп ишекләре җиңел ачылды. Гел макталып үскән кызның укуда да беренче генә буласы килде. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, финанс-икътисад институтына керде. Казанда тамыр җәеп калырга теләгән М.ны өлкән яшьтәге әти-әнисе үз шәһәрләренә кайтырга күндерде. Гаилә оясы кору яшенә кергән сылуны күзләп йөрүчеләр күбәйде. Араларында төрлесе бар иде. Әмма кыз тышкы кыяфәте белән дә, үзен тотышы белән дә тыйнак С. ны сайлады.
Күп балалы гади гаиләдә үскән егет, әлбәттә, яшь кәләшкә ул теләгән шартларны, ничек кенә тырышса да, тудыра алмады. Керемнәре начар түгел иде. Ире химия заводында мастер, аның хезмәт хакыннан зарланырлык түгел. Җае чыкканда шабашка акчасы да алып кайткалады. М. - шәһәрнең бер банкының кредит бүлегендә уңышлы икътисадчы. Тик бик иркен яшәп, теләгәненә ә дигәнче ирешүче М. тормышының матди ягыннан еш канәгатьсезлек күрсәтте.
Акрынлап яңа машина да, фатир да алынды, җиһаз да җыелды. Әмма ул һаман "кирәк" дип кабатларга яратты. Таныш-белешләре, туган-тумача М. га әледән-әле кредит алу буенча мөрәҗәгать иттеләр. Көчле финансчы буларак, бу эштән дә табыш ясау юлларын эзләде һәм тапты да. Аңа документларын тапшыручыларның һәм коллегаларының ышанычына кереп, чит милеккә кул сузды. Кырын эштә тотылмаган М., хезмәт урынын кулланып, биш мәртәбә төрле суммада акча үзләштергән.
Без капчыкта озак ятмый, ялган ачыла. Аңа карата җинаять эше кузгатыла. М. ның үтенечен искә алып, суд тикшерүсез үткәрелә. Җиңел баю юлын эзләүче дүрт елга ирегеннән шартлы мәхрүм ителә.
М., чамасыз нәфесенә хуҗа була алмыйча, яраткан һөнәреннән колак какты, абруена чистармаслык тап салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X