Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Үпкә бәлагә китерде

Кәрим белән Зәрия мәктәп елларыннан дуслашып, бер-берсен озак кына сынап өйләнештеләр. Тату гына яшәп киткән гаиләдә бер-бер артлы ике бала дөньяга килде. Дөрес, тормыш булгач, бер дә ачуланышмый да тормадылар, тик алар үпкәләшүләрне тиз онытырга тырышалар иде. Әмма соңгы вакытта гаугалар ешайды кебек. Әллә тормыш мәшәкатьләре басты. Икенче кызлары тугач,...

Кәрим белән Зәрия мәктәп елларыннан дуслашып, бер-берсен озак кына сынап өйләнештеләр.
Тату гына яшәп киткән гаиләдә бер-бер артлы ике бала дөньяга килде. Дөрес, тормыш булгач, бер дә ачуланышмый да тормадылар, тик алар үпкәләшүләрне тиз онытырга тырышалар иде. Әмма соңгы вакытта гаугалар ешайды кебек. Әллә тормыш мәшәкатьләре басты. Икенче кызлары тугач, фатирларын зурайтырга булдылар. Кредит алырга туры килде. Хатыны балаларны тәрбияли. Кәрим сменалы хезмәттә, ә буш вакытында - таксичы. Ир белән хатынның бергә яшәүләренә биш ел тулды. Зәрия "беркем белән аралашмыйбыз, кыргый хайванга әверелеп беттем инде, гаилә юбилеена дусларны чакырыйк" дигән фикер белдерде. Алсыз-ялсыз акча табу юлында йөгергән Кәрим теләр-теләмәс кенә ризалашты. Инде рульне үз урамнарына боргач, бер кеше якын шәһәргә илтүен үтенде. Хәерчегә җил каршы, кайтыр юлда машинасы көйсезләнде. Соңга калып, арып-талып кайткан ирне Зәрия тозлы-борычлы сүзләр белән каршы алды. Әле үзләре генә булса ярый, дуслары каршында шулай кыланыр дип көтмәгән иде. Кәрим сабырлыгын йөгәнләп түзде, өстәл артында күңелле генә утырып, кунакларны озаттылар. Тик кич буена йөзен ачар-ачмас утырган хатын, шуны гына көткәндәй, ачы битәрләү сүзләрен тезә башлады. "Мине оныттың, игътибарың юк, бар йорт эше, балалар минем җилкәдә...". Кызмача Кәримгә шул җитә калды. Ул да үзен яклап: "Йокың туйдымы, армадыңмы - дип сораганың бармы? Ул кредитны кем түли?", - дип тавыш күтәрде.
Сүзгә сүз ияреп, бер-берсенә каты бәрелделәр. Чыгырыннан чыккан ир ишекне каты ябып караңгы урамга атлады. Машинасында төн үткәрергә теләгән Кәримгә күрше шәһәрдән дустының шалтыратуы һәм бераз сөйләшеп утырырга үзләренә чакыруы бар эшне бозды. Икеләнгән Кәримгә "курыкма, туктатсалар, үзем җайлармын", дип әйтү җитә калды. Әллә уйга бирелде, әллә аруы, нервлануы чиктән ашкан иде. Ул, каршы юл хәрәкәте полосасына чыгуын сизеп, рульгә ябышты. Әмма... бәрелешүдән котыла алмады. "Тойота" машинасы шоферы авыр тән җәрәхәте белән хастаханәгә эләкте. Кәрим ике ел ярымга ирегеннән һәм өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.
Г.Хәбибуллина,
прокурор урынбасары
Ф.Вахриева,
үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан