Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Түлә һәм тынычлап яшә

Харисовлар, ниһаять, яңа районда заман таләпләренә туры китереп төзелгән йортта социаль ипотека программасы буенча ике бүлмәле фатир алдылар. Үз ояң булуы, аны теләгәнчә җиһазлау зур шатлыкка әверелде. Һәр айны акчасын түләү дә кыенлыклар тудырмады. Зур булмаган гаилә бизнесы кереме ярдәм итте. Тик гаилә кыска гомерле булды. Илназ еш кына "эш...

Харисовлар, ниһаять, яңа районда заман таләпләренә туры китереп төзелгән йортта социаль ипотека программасы буенча ике бүлмәле фатир алдылар. Үз ояң булуы, аны теләгәнчә җиһазлау зур шатлыкка әверелде.
Һәр айны акчасын түләү дә кыенлыклар тудырмады. Зур булмаган гаилә бизнесы кереме ярдәм итте. Тик гаилә кыска гомерле булды. Илназ еш кына "эш бар" сылтавы белән соң кайта, яки бөтенләй кунарга да кайтмый башлады. Тегенең туган көне, моның баласы дөньяга килгән, теге сыйлый, бу сыйлый дип, хәмер эчештереп торды. Бизнес мәшәкатьләре акрынлап Сания җилкәсенә күчте. Хатын ирен күп тапкыр ачык сөйләшүгә чакырып карады, әмма ул, сәбәп табып, баш тарта торды. Без капчыкта озак ятмады: ире хәзер башканың сөйгәне икән. Мәхәббәтләренә хыянәт көтмәгән Сания аны гафу итәрлек көч тапмады. Алар тыныч, тавышсыз гына аерылыштылар. Ни сәбәптәндер, Илназ яңа танышын хатыны итмәде. Фатирда яшәп калган ир ипотека түләвен үз өстенә алды. Икенче шәһәргә күчеп киткән Саниянең йөрәк ярасы акрынлап төзәлде. Ул, күңеленә якын ир-ат белән танышып, гаилә корды. Илназ турында хатирәләр көннән-көн томанлана барды.
Тик очрашулар алда булган икән әле...
Социаль ипотека бурычын үтәмәү турында дәгъва алу аны хәйран итте. Димәк, Илназ сүзендә тормаган, ә ул аңа ышанды, тикшереп карау турында уйламады да (ипотека килешүен аерылганчы бергә төзегәннәр иде). Күрешкәч, барысы да аңлашылды. Илназның картаеп, таушалып киткәнен күрү аңа авыр иде. Бизнесы таркалган, һаман да өйләнмәгән, озак кына ышанычлы эш урыны да булмаган. Күптән түгел Мәскәү тирәсендә төзелештә хезмәт куя башлаган.
Суд вакытында түләүләрен үтәмәгән парга карата җыелган бурычны, процентларны һәм дәүләт пошлинасын кайтарырга дигән карар чыгарды.
Л.Коровина, федераль судья
Ф.Вахриева, үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Суд вакытында