Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Уяу булырга

10-16 сентябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән алты җинаятьнең бишесе тиз арада ачыкланды (83,3%). Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк", "Уңыш", "Игътибар - балалар", "Автобус", "Күзәтчелек" операцияләре үткәрелде, 1080 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Уяу булырга Хокук саклау органнары хезмәткәрләре менделеевлыларны уяу булырга, милекнең һәм автомашиналарның...

10-16 сентябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән алты җинаятьнең бишесе тиз арада ачыкланды (83,3%).
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк", "Уңыш", "Игътибар - балалар", "Автобус", "Күзәтчелек" операцияләре үткәрелде, 1080 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Уяу булырга
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре менделеевлыларны уяу булырга, милекнең һәм автомашиналарның сакчыллыгын тәэмин итәргә өнди. Караклар чит милек хисабына баюның төрле юлларын табалар. Мәсәлән, 14 сентябрьдә 1974 елгы ир, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, шешәдәшен кыйный һәм куртка кесәсеннән 9800 сум акчасын ала.
1987 елгы шәһәрленең шәхси машинасына тугыз мең сумга якын зыян салына. Билгесез кешеләр йорт янында торган автомобиль салоныннан колонкалар белән автомагнитола һәм аккумулятор алалар.
Кәрәзле телефоннар...
Аларны урлыйлар да, ваталар да. 31 яшьлек ир танышына килә, алар арасында гауга чыга һәм ир хуҗабикәнең телефонын вата. Район авылларының берсендә яшәүче 1988 елгы егет аралашу чарасын урлауда гаепләнә.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 19 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 96 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Уяу булырга

2
X