Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Велосипедлар ихтыяҗлы

5-11 август аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән сигез җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Курорт", "Үсмер" профилактик чаралары үткәрелде, 1075 автотранспорт тикшерелде. Яшәү урыныннан китәргә ярамый. Тикшерү бара Район авылларының берсендә яшәүче 1972 елгы иргә вакытлыча шундый карар чыгарылды. Ул авылдашының өенә керә һәм 30...

5-11 август аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән сигез җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Курорт", "Үсмер" профилактик чаралары үткәрелде, 1075 автотранспорт тикшерелде.
Яшәү урыныннан китәргә ярамый. Тикшерү бара
Район авылларының берсендә яшәүче 1972 елгы иргә вакытлыча шундый карар чыгарылды. Ул авылдашының өенә керә һәм 30 мең сум акча, ике кап пилмән һәм бер шешә шәраб урлый. Соңгылары белән "уңышлы" операцияне юмакчы булгандыр, күрәсең. Ләкин угры тоткарлана, хәзер ул закон каршында җавап бирәчәк.
Шулай ук 46 яшьлек ханым да чит акча хисабына баемакчы була, авылдашының 15 мең сумын үзләштерә.
Телефон, велосипед...
Узган атанада караклар велосипедларга "өстенлек" бирделәр. Транспорт средствосыннан ике ханым колак какты. Шәһәр кибетләренең берсендә сатып алучының кәрәзле телефоны урланды.
"Үл, кабахәт..."
1976 елгы менделеевлы 31 яшьлек таныш хатынының өендә аны муеныннан эләктереп ала һәм шундый сүзләр белән буа башлый. 1988 елгы ир элеккеге хатынын тынычлыкта калдырырга теләми, аңа шулай ук буып үтерү белән яный.
Җәяүле зыян күргән
10 августта Яр Чаллы-Менделеевск юлының 12 нче километрында 1980 елгы автоледи тиешле тизлекне сайламый һәм 70 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүче башы, кулы, аягы җәрәхәтләнү диагнозлары белән больницага китерелә.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 20 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 184 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары криминаль хроника

2
X