Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ярдәм вакытында күрсәтелде

Илнәт авылына әбисенә кунакка кайткан сигез яшьлек Вадим Корнилов турында бәхетле сәгатьтә туган дип әйтеп була. Малай, һәр көндәгечә, иртәләрен дуслары белән Ерыкса елгасы буенда башлый. Кайчандыр тулы сулы елга, чыпчык тәпиен күмәрлек кенә калган булса да, балаларның яраткан урыны. Ул көнне дә малайлар авылның кемедер су җыю сәбәбе белән...

Илнәт авылына әбисенә кунакка кайткан сигез яшьлек Вадим Корнилов турында бәхетле сәгатьтә туган дип әйтеп була.
Малай, һәр көндәгечә, иртәләрен дуслары белән Ерыкса елгасы буенда башлый. Кайчандыр тулы сулы елга, чыпчык тәпиен күмәрлек кенә калган булса да, балаларның яраткан урыны. Ул көнне дә малайлар авылның кемедер су җыю сәбәбе белән казыган тирән генә котлован тирәсендә кайнашалар. Бирелеп нәрсәдер төзегән Вадим аяк киеменең төшеп китүен сизми. Күргәч, тизрәк аны алу теләге белән суга керә. Тик йөзә белмәгән малай тончыга башлый һәм күз ачып йомганчы су төбенә төшеп китә. Куркып кычкырышкан малайлар тавышына Вера Ивановна йөгереп килә. Һәм, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, күршедә яшәүче Фәнис Димөхәммәтовны чакыра. Ул, Вадимны елга төбеннән табып алып, беренче ярдәм күрсәтә. Шәфкать туташлары Вера Васильева һәм Римма Иванова малайга медицина ярдәме күрсәтәләр һәм Менделеевскига озаталар. Вадим Корнилов реанимация бүлегенә урнаштырыла, соңрак терапиягә күчерелә. Хәзер ул үзен яхшы хис итә һәм коткаручыларына рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев