Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ышаныч белдерделәр

Шушы көннәрдә мировой судта хөкем ителгән 21 яшьлек Д.га һәм 39 яшьлек Г.га карата шартлы срокларыннан азат итү турында ачык утырыш булды. Д. ике елга төркем белән урлау өчен хөкем ителгән. Эш урыны булган, имин гаиләдә тәрбияләнгән егетнең мондый адым ясавы аптырашка калдыра. Ноутбук, кәрәзле телефон, телевизор һ.б. вак-төяккә (15...

Шушы көннәрдә мировой судта хөкем ителгән 21 яшьлек Д.га һәм 39 яшьлек Г.га карата шартлы срокларыннан азат итү турында ачык утырыш булды.
Д. ике елга төркем белән урлау өчен хөкем ителгән. Эш урыны булган, имин гаиләдә тәрбияләнгән егетнең мондый адым ясавы аптырашка калдыра. Ноутбук, кәрәзле телефон, телевизор һ.б. вак-төяккә (15 меңгә якын) "баю" тормышына юып бетермәслек тап салудан кадерле микән? Мондый очракларда караклык юлына басучыларның күбесенең исерек булулары ачыклана. Хәмер пары Д.ны иптәшләре белән батырлыкка этәрә дә инде. Айныган яшьләр вакытны яңадан әйләндереп булмаганын соң аңлый шул.
Икенче очракта моңа кадәр хөкем ителмәгән дүрт бала анасы тынычлык бирмәгән исерек иренең башын тимер торба белән яралый. 2001 елда ук аерылышкан булсалар да, эчеп алгач, ир үзенең "ата" икәнен күрсәтергә теләп, гаиләсен бимазалган.
Сабырлыгы беткән хатын аның тәрәзәдән кереп тавыш куптарырга теләвен шул юл белән туктаткан.
Хөкем ителгәннәр суд билгеләгән срокның яртысын үткәннәр. Хезмәт куйган коллективларында үзләрен яхшы яктан таныткан буларак, уңай характерланалар. Фигурантлар үз гаепләрен таныганнар, ел дәвамында барлык йөкләмәләрне үтәгәннәр. Суд хөкем ителгән менделеевлылар файдасына карар чыгарды.
Лариса Саберова, җинаять-башкарма инспекциясенең өлкән инспекторы
Фәймә Вахриева, үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан