Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлбасарлар

19-25 март аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән алты җинаятьнең дүртесе тиз арада ачыкланган. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар үткәрелде, 1020 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Чит милекне урлаулар Шәһәр йортларының берсенең подвалыннан 35 метр кабель урлана, килгән зыян дүрт мең сумга якын. Менделеевлының машинасыннан флешка белән автомагнитола...

19-25 март аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән алты җинаятьнең дүртесе тиз арада ачыкланган.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар үткәрелде, 1020 берәмлек автотранспорт тикшерелде.

Чит милекне урлаулар
Шәһәр йортларының берсенең подвалыннан 35 метр кабель урлана, килгән зыян дүрт мең сумга якын. Менделеевлының машинасыннан флешка белән автомагнитола урлаган карак әлегә тотылмаган.
1980 елгы ир 59 яшьлек өйдәшенең 15 мең сум акчасын үзләштерә. Ә икенче шәһәрле 142 мең сумыннан колак кага. Аның ышанычыннан 1954 елгы ир оста файдалана: акчаларны блиц-перевод белән күчерттерә.
Юлбасарлар
19 мартта Яр Чаллы-Әгерҗе юлының Бәзәкә районында ике ир 1990 елгы егетне буа. Аларның исәпләре корбаннарының машинасын алу була. Тикшерү эше бара.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 28 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 108 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары