Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балалар өчен куркам

Күптән түгел Гассар исемендәге мәдәният сарае каршында урнашкан балалар мәйданчыгы тирәсендәге эскәмиягә ял итәргә утырдым. Бала-чага әти-әниләре белән монда уйнарга, тау "шуарга" килгән. Кинәт үзәк өзгеч тавыш белән бала кычкырып җибәрде. Кыйшайган баскыч кырына аягы кысылган. Куркуы йөзенә чыккан ана, ачуын тыялмыйча: "Кайчан безнең шәһәрдә тәртип булыр инде, урнаштырдылар да,...

Күптән түгел Гассар исемендәге мәдәният сарае каршында урнашкан балалар мәйданчыгы тирәсендәге эскәмиягә ял итәргә утырдым.
Бала-чага әти-әниләре белән монда уйнарга, тау "шуарга" килгән. Кинәт үзәк өзгеч тавыш белән бала кычкырып җибәрде. Кыйшайган баскыч кырына аягы кысылган. Куркуы йөзенә чыккан ана, ачуын тыялмыйча: "Кайчан безнең шәһәрдә тәртип булыр инде, урнаштырдылар да, оныттылар. Ярты шәһәрдән шунда балалар килеп уйный. Күптән ремонт кирәк ич", - дип ачыргаланып кычкырды. Чыннан да, якынрак килеп карагач, үзем дә моңа инандым - анда балаларны якын да җибәрергә ярамый. Бәхетсезлек килеп чыкмасын дип куркам.
Хезмәт ветераны Хәлимә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучы – газета