Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәгариф җырлый һәм бии

Район халык иҗаты фестиваленең чираттагы концертын мәгариф хезмәткәрләре тәкъдим итте һәм ул С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән үтте. Педагоглар, балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлакый һәм эстетик тәрбияләүне дә максат итеп куялар. Һәм монда укучыларына үзләре үрнәк булып торалар. Ә аларның күбесенең сәнгать сөюләре, җырга-биюгә осталыклары турында әйтеп...

Район халык иҗаты фестиваленең чираттагы концертын мәгариф хезмәткәрләре тәкъдим итте һәм ул С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән үтте.
Педагоглар, балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлакый һәм эстетик тәрбияләүне дә максат итеп куялар. Һәм монда укучыларына үзләре үрнәк булып торалар. Ә аларның күбесенең сәнгать сөюләре, җырга-биюгә осталыклары турында әйтеп тә торасы юк. Бу көнне концертны тамаша кылырга килгән һәркем моның шулай икәнлегенә инанды. Мөгаллимнәр һәр номерны үзенчәлекле, иҗади якын килеп башкардылар. Мәсәлән, 7 нче балалар бакчасының, БИҮ белән берлектә 3 нче мәктәпнең, 7 нче мәктәпнең иҗат төркемнәре куйган мини сәхнә күренешләре тәрбияви темага багышланды.
2012 ел Татарстанда Тарихи мирас елы дип игълан ителде. Фестиваль дә әлеге теманы ачуны максат итеп куя. 1 нче һәм 3 нче мәктәпләр укытучылары әлеге учреждениеләрнең үсеш тарихына тукталдылар, алар бәян иткән номерлар видеоэкранда темага кагылышлы кадрлар белән баетылды. Шул ук теманы 122 нче һөнәр училищесы да дәвам итте. Алар башлангыч һөнәри белем бирү этапларын сәхнәләштерделәр, хәзер училищеда үзләштерелүче белгечлекләрне пропагандаладылар.
Быел Пионерия оешмасына 90 ел тула. Балалар иҗаты үзәге педагог-пионер әйдаманнары ул чорның пионер җырларын отышлы башкардылар.
Мәктәп директорларына да осталыкларын күрсәтергә форсат чыкты: аларның менуэт биюе, вокаль-инструменталь ансамбльгә кушылып җырлавы көчле алкышларга күмелде.
Коррекция мәктәбенең фольклор төркеме "Буран әбиләре"ннән кимен куймады: чуваш, рус һәм татар телләрендә үзләре иҗат иткән такмакларны яңгыратты.
Конферансье рольләрен Гөлнара Гудовская һәм Гөлназ Стрелкова оста башкардылар.
Концертта 160 укытучы һәм тәрбияче, өстәмә белем бирү педагогы сыналды. Һәр чыгыш кызыклы, бай эчтәлекле булды. Бу турыда коллегаларын җылы котлаган мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина да әйтте. Резедә Әнвәровна катнашучыларга, шулай ук фойеда оештырылган күргәзмәгә кул эшләре тәкъдим итүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары мђдђният