Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сау бул, бию мәктәбе

"Шаян" бию ансамбле чираттагы отчёт концертында дүрт чыгарылышка зур тормышка фатыйха бирде. Ансамбль әзерләгән бию бәйрәме С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән үтте. "Шаян"ның төрле яшь төркемнәрендә биш яшьтән 25 яшькә кадәр 200 бала шөгыльләнә. Иң нәниләр бию дөньясына беренче адымнарын ясасалар, өлкәнрәк төркемнәрнең уңышлары һәм җиңүләре "Шаян" копилкасын...

"Шаян" бию ансамбле чираттагы отчёт концертында дүрт чыгарылышка зур тормышка фатыйха бирде.
Ансамбль әзерләгән бию бәйрәме С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән үтте. "Шаян"ның төрле яшь төркемнәрендә биш яшьтән 25 яшькә кадәр 200 бала шөгыльләнә. Иң нәниләр бию дөньясына беренче адымнарын ясасалар, өлкәнрәк төркемнәрнең уңышлары һәм җиңүләре "Шаян" копилкасын тулыландыра. Бу отчёт елы да искәрмә булмады. Шаянлылар Яр Чаллыда, Казанда, Тольяттида узган фестивальләрдә һәм бәйгеләрдә төрле дәрәҗә дипломантлар һәм лауреатлар исемнәрен яуладылар. Аеруча ансамбльнең брендына әверелгән «Сөембикә» композициясе популярлык казанды.
Бу турыда тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясаган мәдәният идарәсе начальнигы Павел Миронов, мәдәният сарае директоры Лилия Галиева бәян иттеләр. Алар актив солистларга Рәхмәт хатлары, чыгарылышлар Илнара Абзаловага, Анастасия Алашеевага, Анастасия Фадеевага, Вадим Романовка таныклыклар һәм дипломнар тапшырдылар. Шулай ук педагог-репетиторлар Нәкыя Насыйфуллинаның, Лилия Бәхтиярованың һәм Ләйсән Латыйпованың да тырыш хезмәтләре бүләкләр белән билгеләнде.
Бию бәйрәме заманча композицияләр, яңа хитлар, төрле милләтләр биюләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары