Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тукай яши күңелләрдә

Милләтебезнең бөек әдибе, сөекле улы Габдулла Тукай туган көн һәр елны районда зурлап билгеләп үтелә. Район мәктәпләре укучылары, һәр елдагыча күңел күтәренкелеге белән, шигырь бәйрәменә җыйналдылар. Нәфис сүз осталарының төрле авторлар, жанрлар, җитди темалы әсәрләр белән чыгышлары тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Бәйгенең сайлап алу турында катнашкан 70 кә якын бала...

Милләтебезнең бөек әдибе, сөекле улы Габдулла Тукай туган көн һәр елны районда зурлап билгеләп үтелә.
Район мәктәпләре укучылары, һәр елдагыча күңел күтәренкелеге белән, шигырь бәйрәменә җыйналдылар. Нәфис сүз осталарының төрле авторлар, жанрлар, җитди темалы әсәрләр белән чыгышлары тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Бәйгенең сайлап алу турында катнашкан 70 кә якын бала арасыннан "иң-иң"нәр дип табылган 34 енә мәгариф идарәсе методисты Г.Вәлиева рәислегендәге жюри финалга чакыру бирде. Турай һәм Бәзәкә балалар бакчалары шәкертләренең катнашуы чарага аерым төсмер бирде. Биш-алты яшьлек сүз осталары, өлкәннәрдән калышмыйча, матур чыгыш ясадылар. Алинә Нуретдинова белән Ралинә Данилова "Кечкенә сүз остасы" исеменә лаек булдылар.
Әсәрләр сайлау кыры да киң иде - Тукайның авторлык эшләре, татар әдипләренең һәм туган ягыбызда иҗат итүчеләрнең аңа багышлап язылган шигырьләре. Тамашачылар арасында - хөрмәтле шәһәрдәшебез, Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны Хәсән Сәйфуллин. Сәхнәдә яңгыраган шигырьләр туган телебезгә, ватаныбызга, ел фасылларына, тарихи чорларга, истәлекле вакыйгаларга багышланды. Песәй мәктәбе укытучысы Фирдәвес Рәхмәтуллинаның "Туган көнең белән, Тукай" шигырен Илзирә Хикмәтова ишеттерде. Татар Чаллысы, Ижевка, Тихоново, шәһәр мәктәпләрендә белем алучы төрле милләт укучыларының татар телендә чыгыш ясавы мактауга лаек.
Әлбәттә, оста укучылар күп иде, жюри әгъзаларына сайлау җиңел булмады. Шуңа күрә дә, һәр призлы урынга берничә укучы билгеләнде. Өченче урынга Бәзәкә мәктәбе укучылары Гөлия Таҗиева, Илмир Кашафетдинов, Песәйдән Гөлшат Кәбирова һәм 3 нче мәктәптән Денис Чернов лаек булды. Икенче призлы урынга шулай ук бәзәкәлеләр Раилә Сираҗетдинова, Лилия Таҗиева, Абалач мәктәбе шәкерте Элина Әбүләесова, 1 нче мәктәптән Йолдыз Хәсәнҗанов чыктылар. Җиңүнең беренче баскычында - 3 нче мәктәп укучысы Ләйсән Заһидуллина. Ул Р.Шәриповның фәлсәфи эчтәлекле, уйландыра торган "Тел" әсәрен йөрәге аша үткәреп, тамашачыга бар нечкәлекләре белән җиткерә алды. Ләйсән Г.Тукайның туган көнендә Казанда оештырылган Бөтенроссия шигырь конкурсында да зур уңышка ирешкән. Тирә-юнь төбәкләрдән, республика мәктәпләреннән җыелган нәфис сүз осталары арасында мәртәбәле өченчелекне алган.
мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина конкурста сыналучыларга, аны оештыручыларга рәхмәт белдерде, җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлеккә китаплар һәм татлы күчтәнәчләр тапшырды. Аларны әзерләүдә шәхси эшмәкәрләр Фәния Рәхмәтуллина һәм Юнес Готин иганәчелек итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Габдулла Тукай