Якшәмбе мәктәпләре фестивале узды
Татарстан халкының телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу максатыннан 17-19 май көннәрендә якшәмбе һәм этномәдәният компонентлы мәктәпләр фестивале оештырылды. Анда Яңабирдедән "Теремшур кускылиос" балалар фольклор ансамбле дә катнашты. Вера Степанова җитәкчелегендәге 7 укучыдан торган төркем удмурт халык җырларын тәкъдим итте. Чыгыш ясаучыларның килешле тегелгән костюмнары да билгеләнде. Чара коллективларның төрле милләт...
Татарстан халкының телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу максатыннан 17-19 май көннәрендә якшәмбе һәм этномәдәният компонентлы мәктәпләр фестивале оештырылды.
Анда Яңабирдедән "Теремшур кускылиос" балалар фольклор ансамбле дә катнашты. Вера Степанова җитәкчелегендәге 7 укучыдан торган төркем удмурт халык җырларын тәкъдим итте. Чыгыш ясаучыларның килешле тегелгән костюмнары да билгеләнде. Чара коллективларның төрле милләт тормышын чагылдырган күргәзмәсе белән баетылды. Педагогларга түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудырылды. Туган телне өйрәнү буенча мастер класслар да уңышлы узды. Фестиваль эшендә уңышлы катнашкан енабердинлыларга сертификат тапшырылды. Мәктәп директоры Антон Кузнецов сәфәрне оештыруда ярдәм иткән мәдәният, мәгариф идарәләре начальниклары П.Мироновка, Р.Гайфулллинага һәм Камай мәктәбе директоры Р.Нуриевка рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев