Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аның догасы – моң

Күптән түгел 2 нче мәктәптә узган әдәби-музыкаль чара Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, язучы, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевка багышланды. Разил Исмәгыйлович 65 яшен билгеләде. Р.Вәлиев татар милләте үсешенә бәһасыз өлеш керткән әдип. Аның биографиясен барлау моңа дәлил. 10 нчы сыйныф шәкертләре әзерләгән слайд-презентация тормыш һәм иҗат юлын...

Күптән түгел 2 нче мәктәптә узган әдәби-музыкаль чара Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, язучы, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевка багышланды.
Разил Исмәгыйлович 65 яшен билгеләде. Р.Вәлиев татар милләте үсешенә бәһасыз өлеш керткән әдип. Аның биографиясен барлау моңа дәлил. 10 нчы сыйныф шәкертләре әзерләгән слайд-презентация тормыш һәм иҗат юлын ачты. Авторның иҗат җимеше ун шигырь китабына тупланган, күбесе җырларга салынган. Алар халык арасында бик популяр. Чарада укучылар башкаруында яңгыраган жырлары, бигрәк тә 6 нчы сыйныфлар яңгыраткан "Нигә әни, нигә картаясың" дигәне һәркемнең күңеленә хуш килде.
Чараны әзерләүдә катнашкан төрле милләт балалары язучының шигырьләрен сәнгатьле укуда сыналдылар. Тәрҗемә эшендә дә, драма әсәрләре язуда да, нәфис сүз остасы буларак та чыгыш ясавы Р.Вәлиевнең күпкырлы талант иясе икәнен күрсәтә. Аның иҗаты М.Җәлил, Г.Тукай премияләре белән билгеләнгән, РФнең, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Бу турыда алып баручылар Наилә Әбүбәкерова, Ирина Ерусланова, Алинә Гайфуллина бәян кылдылар.
- Бүген шәһәр мәктәпләрендә хезмәт куючы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Р.Вәлиевка багышлап әзерләнгән чара карадылар. Ул поэзия, җыр бәйрәменә әверелде. Безгә бу очрашуны бүләк иткән педагог Гөлназ Мусинага, укучыларга рәхмәт белдерәбез, - диде мәгариф идарәсе хезмәткәре Г.Вәлиева һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары

2
X