Бакчада шигърият бәйрәмнәре
Г.Гудовская җитәкчелегендәге 8 нче балалар бакчасында татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Тәрбиячеләрнең максаты - шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү. Кичә барышында остазлары Г.Гайнетдинова сабыйларны шагыйрьнең тормыш юлы...
Г.Гудовская җитәкчелегендәге 8 нче балалар бакчасында татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Тәрбиячеләрнең максаты - шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү. Кичә барышында остазлары Г.Гайнетдинова сабыйларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Кызлар һәм малайлар күренекле шәхеснең балалар өчен язылган әсәрләрен укыдылар, әдипнең шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Тукайның "Шүрәле" һәм "Су анасы" әкиятләре сәхнәләштерелде. Чара милләтебез гимны булган " Туган тел" җыры белән тәмамланды.
"Әкият" 2 нче балалар бакчасы татар халкының бөек әдибе Г.Тукай туган көндә барлык шәһәр бакчалары шәкертләрен шигырь бәйрәменә кунакка чакырды.
Төрле милләт балалары татар телендә шагыйрьнең нәниләр өчен язган әсәрләрен сөйләргә әзерләнгәннәр, авторның моңлы, аһәңле җырларын өйрәнгәннәр. Нәниләр, "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә", "Шаян песи", "Кызыклы шәкерт", "Эшкә өйрәнү" һ. б. шигырьләрне укып, итәгатьле, кешелекле, эшчән булырга тырышалар.
Җиденче бакча балалары Г.Тукайның әкиятләренә сәяхәт ясадылар һәм аларны сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Күп кенә шагыйрьләр әдипкә багышлап мәдхия җырлыйлар, кечкенәләр аларны да искә төшереп киттеләр. Слайд-фотолар Казандагы Тукай әдәби музеена экскурс ясарга булышты. Бәйрәм җыр-биюсез үтми. Яшь артистлар иң яхшы вокал номерлары һәм хореографик композицияләр тәкъдим иттеләр. Тукайга багышланган чара татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев