Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бүген – балалар иҗаты, иртәгә – товар

Балалар иҗаты үзәге шәкертләре үз куллары белән эшләгән әйберләрне кибеткә сатуга чыгара алалар. Алар ясаган уенчыклар һәм сувенирлар шундый ук әйберләр базарында конкурентлы булырга сәләтле. Узган җомгада иҗат үзәгендә үткәрелгән декоратив - гамәли сәнгать фестивалендә шул турыда сөйләшү булды. Учреждениенең фойесында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Анда кәгазь, тукыма, агач, балчыктан...

Балалар иҗаты үзәге шәкертләре үз куллары белән эшләгән әйберләрне кибеткә сатуга чыгара алалар. Алар ясаган уенчыклар һәм сувенирлар шундый ук әйберләр базарында конкурентлы булырга сәләтле.
Узган җомгада иҗат үзәгендә үткәрелгән декоратив - гамәли сәнгать фестивалендә шул турыда сөйләшү булды. Учреждениенең фойесында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Анда кәгазь, тукыма, агач, балчыктан ясалган эшләнмәләр, бәйләнгән әйберләр, йомшак уенчыклар, чәчәкләр дә бар.
- Балалар аларны үзлекләреннән ясадылар. Берникадәр эш төрле конкурсларга җибәрелде, анда безнең шәкертләр призлы урыннарны алдылар, - дип билгеләп үтә бүлек мөдире Зәкия Әхмәдуллина. - Озакламый яңа юнәлеш - ландшафтлы дизайн принципы үзләштерелергә тиеш.
Узган елда иҗат үзәгенең 27 берләшмәсендә, шәһәр һәм авыл мәктәпләре базасының түгәрәкләрендә, балалар бакчаларында 338 бала шөгыльләнде, быел аларның саны кимеде.
Күнекмәләр барышындагы яңалыклар турында педагог Лилия Габдрахманова сөйләде. Алар укучылар белән кулга киертелә торган курчаклар ролендә булып караганнар. "Маша һәм аю" әкияте буенча беренче спектакль тамашачы хөкеменә тәкъдим ителгән.
- Без актерлар түгел, булачак рәссамнар, - ди Лилия Мозаһитовна. - Әмма безгә үзебезне яңа эштә сынап карау кызыклы булды. Һәр бала үзенә күрә талантлы: берәүгә рәсем ясау, икенчегә тегү һәм кисү җиңелрәк бирелә. Бу укучыларны тагын да ныграк берләштерде - алар бер-берсенә ярдәмгә ашыкты.
Иҗат үзәге директоры Әлфия Талыйпова шәкертләрен бүләкләде төрле дәрәҗә конкурс һәм фестивальләрдә җиңүчеләргә дипломнар, призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары