Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Киләчәккә өмет бирүчеләр

Кыерсытылган, бәхетле гаилә тормышыннан мәхрүм ителгән балаларга беренче ярдәм кулы сузучы "Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре турында бу язмабыз. Алар чыннан да ятимнәр күңелендә өмет уятучылар. Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан һәм район газетасына язылу кампаниясе барган чорда приют коллективы турында сөйләргә булдык. Учреждение хезмәткәрләре озак еллар тулы составта районкага подписка рәсмиләштерәләр....

Кыерсытылган, бәхетле гаилә тормышыннан мәхрүм ителгән балаларга беренче ярдәм кулы сузучы "Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре турында бу язмабыз.
Алар чыннан да ятимнәр күңелендә өмет уятучылар. Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан һәм район газетасына язылу кампаниясе барган чорда приют коллективы турында сөйләргә булдык. Учреждение хезмәткәрләре озак еллар тулы составта районкага подписка рәсмиләштерәләр. Газета битләрендә коллективның эшчәнлеге, уңышлары турында язмалар еш урын алыр, дип ышанабыз.
2001 елда ачылган учреждение аша 900 бала реабилитация узган. Алар монда җылы караш, юату тапканнар, авыр тормыш сынавын үтәргә көч туплаганнар. Иң мөһиме - тәрбиячеләр балаларны бәхетле итәргә омтылалар. Приютта тәрбияләнеп мөстәкыйль тормышка чыккач гаилә коручыларның күбесе туй көнендә шатлыклары белән бүлешергә монда килә, тантана мизгелләрен яраткан педагоглары белән уртаклашырга ашыгалар.
Директор Илсөяр Зыятдинова белдерүенчә, хәзерге көндә приютта тәрбияләнүче 31 баланың күбесе әти-әниле "ятимнәр". Хезмәткәрләр өметләрен җуймыйлар, бар тырышлыклары - малайларны һәм кызларны гаиләгә кайтару. Нинди генә яхшы шартлар булса да, сабыйлар ата-ана назын, игътибарын көтеп яшиләр. Илсөяр Азатовна сөйләвенчә, социаль яктан уңышсыз балалар приютка бер елга урнаштырыла. Бу вакыт аралыгында хезмәткәрләр аларны чын мәгънәсендә яшәргә өйрәтәләр. Чөнки кайберләре элементар гигиена нормаларын да белмиләр. Ирекле тормышны үз иткән ата-аналарны туры юлга этәрү җиңелдән түгел. Очрашып әңгәмәләр кору, берничә ел эшләгән "Гаилә гармониясе" клубына йөрү нәтиҗәсез калмый. Баланы гаиләгә кайтарып була икән - бу хезмәткәрләр өчен югары бәя. Ләкин... еш кына аларны кызлыкка яки уллыкка бирергә, опека рәсмиләштерергә туры килә.
Приютта кызлар тегү, уенчыклар ясау, чигү белән шөгыльләнәләр, малайлар агач белән эш итәргә өйрәнәләр. Спортны үз итүчеләр дә күп. Педагоглар хезмәт белән тәрбияләүгә зур урын бирә. Учреждение территориясен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Участокта нинди генә яшелчә утыртылмаган. Балалар бар эштә теләп катнашалар. Коллектив хезмәткәрләре, балалар үзләрен төрле конкурсларда таныталар. "РИТЭК" җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар, "Сөйкемле Шүрәле" Бөтенроссия бәйгесендә, "Ел тәрбиячесе" республика конкурсларында призлы урыннарга лаек булдылар. Болар барысы да - армый-талмый эшләү нәтиҗәсе.
Балалар җәйге каникулны көтеп алды. Чөнки аларны "Радуга" (Яр Чаллы), "Берсут" (Мамадыш) лагерьларында ял, музейларга, күргәзмәләргә, күрше шәһәрләргә экскурсияләр көтә. Бигрәк тә республика суд приставлары оештырачак Казанга ике көнлек сәяхәт сөендерә. Балаларга гади менделеевлылар һәм шәһәрнең предприятие, учреждение коллективлары да ярдәм күрсәтә. Күпләр исемнәрен дә атамыйча зур бүләкләр ясый.
- Игелекле, мәрхәмәтле җаннар булуы сокландыра, - ди Илсөяр Зыятдинова.
Учреждениедә эшләгән 41 хезмәткәр дә шәкертләренә җан җылысын кызганмыйлар. Һәр баланың йөрәк тибешен, күзендә чагылган сагышын, күңел дулкынлануын тоеп торучылар алар. Приют - кечкенә балалар дәүләте. Ул үз гореф-гадәтләре, законнары, иң әһәмиятлесе - ятимнәрне бәхетле итү теләге белән яши.
Гөлшат Гыйләҗева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары даталар