Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Көмеш тояк” бакчасына дан

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең 20 еллыгы уңаеннан 13 нче балалар бакчасы шәкертләре тантаналы чара барышында шундый сүзләрне еш яңгыратты. Балалар үзләре йөри торган бакчага юкка гына дан җырламадылар. Ике дистә ел буена учреждениедән 530 бала чыгарылды. Аларның күбесе район икътисадының төрле өлкәләрендә үзен танытты. Икесе тәрбиячеләр булып кабат шушы бакчага кайтты....

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең 20 еллыгы уңаеннан 13 нче балалар бакчасы шәкертләре тантаналы чара барышында шундый сүзләрне еш яңгыратты.
Балалар үзләре йөри торган бакчага юкка гына дан җырламадылар. Ике дистә ел буена учреждениедән 530 бала чыгарылды. Аларның күбесе район икътисадының төрле өлкәләрендә үзен танытты. Икесе тәрбиячеләр булып кабат шушы бакчага кайтты.
"Көмеш тояк" ("Серебряное копытце") учреждениесенең оешу һәм үсеш тарихы вакыйгаларга бай. Анда кызыклы һәм истәлекле битләр шактый. Л.Будник җитәкчелегендәге бүгенге коллектив фикердәшләрдән тупланган команда, аның эшчәнлеге баланы шәхес буларак төрле яктан камилләштерү, алдагы бурычлар һәм иҗади планнарны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Монда балалар белән эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган. Киләчәктә яңа төркемнәр ачу, учреждение мәйданын сизелерлек арттыра торган янкорма төзү ниятләре дә бар.
Бәйрәм чарасы алдыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үз чыгышлары барышында алган белем һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Алар яраткан бакчалары һәм остазлары турында шигъри юллар белән хисләрен белдерделәр, рус биюен төгәл хәрәкәтләр һәм осталык белән башкардылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов белән берлектә почетлы кунаклар һәм әти-әниләр алар чыгышын алкышларга күмде.
Алып баручылар - тәрбиячеләр Ольга Кассина һәм Олеся Соколова бәйрәм программасын дәвам итеп кунакларны музыка залына чакырдылар.
Игорь Привалов көн геройларына тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
- Мин үземнең тәрбиячеләремне тирән хөрмәт белән искә алам, алар безне ихластан яраттылар һәм шәхесебезне формалаштыруда ныклы нигез салдылар.
Бүген мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә эшләүчеләр заман сулышын тоеп атлый, үз һөнәрләрен яраталар, үсеп килүче буынны укыту-тәрбияләүдә югары күрсәткечләргә ирешәләр, - диде ул, бакча мөдире Людмила Ивановна Будник, тәрбияче Наталья Владимировна Терещенко, өлкән шәфкать туташы Светлана Анатольевна Кассинага Рәхмәт хатлары тапшырды.
"Газпром-Межрегион-Казан" ЯАҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров җыелганнарны сәламләде, нәкъ менә ул 11 елдан артык район җитәкчесе булганда Яңа Менделеевск заводы ведомствосындагы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен катлаулы кризис чорында җирле бюджет балансына күчереп саклап калды.
- Бу чарада мин социаль партнер - "Менделеевсказот" ҖЧҖ (генераль директоры Ф.Абдрахманов бакчаның проблемалы мәсьәләләрен хәл итәргә булыша) предприятиесе исеменнән чыгыш ясыйм, - диде Рөстәм Исмәгыйлович. - Коллективны 20 еллыгы белән котлап, шуны билгеләп үтәсе килә, "Көмеш- тояк" учреждениесе районда иң яхшылар исәбендә. Сезгә уңышлар телим һәм 400 мең сумлык балалар уен шәһәрчеге сезгә бездән бүләк.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова һәм мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов изге теләкләрен бакча коллективына җиткерде.
Коллегаларын юбилей белән котлап, мөдир Людмила Будник үсеп килүче буынны тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен педагогик эшчәнлек ветераннарына балаларны укыту-тәрбияләү эшендә ярдәм һәм йогынты күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә, социаль партнер һәм әти-әниләргә рәхмәт белдерде, иң лаеклыларга бүләкләр тапшырды.
Көн геройлары, элеккеге чыгарылыш вәкилләре чыгышы бәйрәмне тагын да бизәде.
Николай Макаров һәм Галина Богданова ата-аналар исеменнән педагогларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары “Кљмеш тояк” бакчасына дан