Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгариф инновацион үсеш режимына күчәргә тиеш

Юность" район мәдәният йортында укытучыларның традицион август конференциясендә катнашучы һәркем як-ягына бәйрәмчә киенгән мәктәп укучылары баскан кызыл келәм аша атлап узды. Мәдәният йорты фойесында экологик, фәнни-техник, иҗади һәм башка юнәлешләр буенча инновацион мәйданчыклар күргәзмәсе җәелдерелде. Район педагоглары кызыксынып алдынгы тәҗрибә белән таныштылар, коллегаларын шатланып каршыладылар, соңгы яңалыклар турында сөйләштеләр. Яр...

Юность" район мәдәният йортында укытучыларның традицион август конференциясендә катнашучы һәркем як-ягына бәйрәмчә киенгән мәктәп укучылары баскан кызыл келәм аша атлап узды.
Мәдәният йорты фойесында экологик, фәнни-техник, иҗади һәм башка юнәлешләр буенча инновацион мәйданчыклар күргәзмәсе җәелдерелде. Район педагоглары кызыксынып алдынгы тәҗрибә белән таныштылар, коллегаларын шатланып каршыладылар, соңгы яңалыклар турында сөйләштеләр.
Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлаган Илбар Таһиров конференциядә беренче мәртәбә катнаша.
- Педагогикага 1 нче гимназиядә татар теле укыткан апам Роза Закирова үрнәгендә килдем. Монаш мәктәбендә математика укытучысы булып эшләячәкмен.
Яңа уку елында бу мәктәп коллективына өч яшь белгеч өстәлә. Алар арасында математика укытучысы Вячеслав Федоров та бар.
- Безне остазларыбыз белән таныштырдылар, өлкән иптәшләребезнең ярдәме белән барысы да яхшы булыр, - ди Вячеслав.
"Мәгариф өлкәсендә заманча технологияләр" темасына конференциянең пленар утырышын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов ачты.
Район башлыгы Игорь Привалов, конференциядә катнашучыларны сәламләп, район мәгариф учреждениеләрен ныгыту һәм үстерү буенча эш турында җентекләп сөйләде. 2 нче һәм 4 нче мәктәпләрдә капиталь ремонт булды. Тихоново, Бәзәкә мәктәпләрендә, Тихоново балалар бакчасында җылыту системасы ремонтланды. "Уңайлы мохит" программасы буенча ремонт ясалды һәм махсус җиһаз сатып алынды. Киләчәктә 1 нче гимназиядә, Ижёвка мәктәбендә ремонт булачак. 1 нче мәктәпнең яңа корпусы төзелеше тәмамлану бер сменалы укытуга күчү мөмкинлеге бирәчәк.
- Мәгариф системасын үстерү - социаль сәясәтнең иң төп юнәлешләреннән берсе, - диде Игорь Анатольевич.
Өстенлекле бурычларны билгеләп үтеп, ул укытучыларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде.
Мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова заманча технологияләр чагылышында эшчәнлек йомгакларын һәм киләчәккә бурычларны билгеләде.
1 нче мәктәпнең директор урынбасары Ирина Денисова, Людмила Ярославцева, 2 нче балалар бакчасы мөдире Галина Легошина, БИҮ директоры Әлфия Талыйпова доклад белән чыгыш ясадылар.
Фәйрүзә Мостафина һәм Елена Мерзон чыгышы мәктәп һәм югары уку йортларының хезмәттәшлеге перспективасына багышланды.
- Менделеевск районының мәгариф системасы яхшы сыйфатлы булуы белән аерыла, - дип билгеләп үтте ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының гомуми белем бүлеге начальнигы Тамара Федорова. - Һәм сезнең өчен иң мөһим бурыч - тотрыклы режимнан инновацион үсеш режимына күчү.
Традиция буенча, бу көнне иң яхшы укытучыларга бүләкләр тапшырылды, 19 яшь белгечкә район башлыгының фатихасы бирелде.
Концерт программасын мәдәният сарае, "Юность" РМЙ, Балалар иҗат үзәге коллективлары әзерләде.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Педагогика