Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп яны участоклары тикшерелде

ТР буенча Россельхознадзор вәкилләре Монаш мәктәбе территориясендә җирләрне саклау буенча планлы күчмә тикшерү үткәрделәр. Икътисад үсеше һәм җитештерү күтәрелү шартларында җирләрне саклау аерым әһәмият ала. Шунлыктан җирләр торышына мониторингның, үзгәреш динамикасын өйрәнүнең, җир начарлануның сәбәпләрен һәм чыганакларын ачыклауның, җир участогының сыйфат характеристикаларын яхшырту буенча чаралар эшләү һәм тормышка ашыруның, табигый...

ТР буенча Россельхознадзор вәкилләре Монаш мәктәбе территориясендә җирләрне саклау буенча планлы күчмә тикшерү үткәрделәр.
Икътисад үсеше һәм җитештерү күтәрелү шартларында җирләрне саклау аерым әһәмият ала. Шунлыктан җирләр торышына мониторингның, үзгәреш динамикасын өйрәнүнең, җир начарлануның сәбәпләрен һәм чыганакларын ачыклауның, җир участогының сыйфат характеристикаларын яхшырту буенча чаралар эшләү һәм тормышка ашыруның, табигый ресурсларны рациональ файдалануның, укучылар белән тәрбия һәм укыту эше алып баруның актуальлеге арта.
Мәктәп директоры В.Коновалов сүзләренчә, бинада барган ремонтка карамастан, мәктәп яны участогында барлык тиешле агротехник чаралар үтәлә, алар кирәкле документацияне тәкъдим иттеләр, шул исәптә, "Монаш мәктәбе территориясендә җирләрне саклау программасы"н да. Аның максаты - җир участогын саклауның нәтиҗәлелеген күтәрү, сакчыллыгын тәэмин итү һәм уңдырышлылыгын торгызу.
ТР буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль службасы Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторлары Э.Шәйгәрданов һәм Ш.Дәүләтшин билгеләгәнчә, программаны тормышка ашыру гамәлдәге закончалыкта каралмаган очракларны исәпкә алмаганда, муниципаль заказчыларның чараларны башкаручылар белән тиешле тәртиптә төзелгән килешүләрне нигезендә башкарыла. Биредә культуралар үстерү технологиясе үтәлә, ә аларны эшкәрткәндә - басуларда чәчү әйләнешенең фәнни нигезләнгән тәҗрибә календарь планы нигезендә көз көне мәктәп яны участокларында шимбә өмәләре үткәрелә. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә технология, биология дәресләрендә, дәрестән тыш вакытта уңыш җыю, аны исәпләү, җиләк-җимеш культураларына туфрак эшкәртү, агачлар һәм куаклар утырту, аларны тәрбияләү белән шөгыльләнәләр.
Программаны үтәү җирнең сыйфат характеристикасын яхшыртуны, аны нәтиҗәле файдалануны, мәктәп территориясен төзекләндерүне һәм яшелләндерүне тәэмин итәчәк. Экологик хәлне, туфракның һәм җир ресурсларының уңдырышлылыгын тәэмин итүче программа һәр мәктәптә булырга тиеш. Яшь монашлыларның мәктәп эскәмиясеннән әйләнә-тирә мохит белән үзара мөнәсәбәтләрне грамоталы төзи белүе, кече ватаннарының экологиясен кайгыртуы, педколлектив җитәкчелегендә үз вакытында табигатьне саклаучы чаралар үткәрүе куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев