Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр Нәүрүзне бәйрәм итә

Шәһәрнең 8 нче "Сандугачымбалалар бакчасында үткәрелгән Нәүрүз бәйрәме яхшы тәэсирләр калдырды. - Безнең бакчада бу чараны үткәрү традициягә әйләнде. Аңа тәрбиячеләр дә, балалар да ихлас күңелдән әзерләнә. Бәйрәмне кече төркемнәр ачып җибәрә. Ә бүгенге гамәлдә өлкән төркем һәм мәктәпкә әзерләнүчеләр катнаша, - дип фикере белән уртаклаша өлкән тәрбияче Гүзәлия Фәттахова....

Шәһәрнең 8 нче "Сандугачымбалалар бакчасында үткәрелгән Нәүрүз бәйрәме яхшы тәэсирләр калдырды.
- Безнең бакчада бу чараны үткәрү традициягә әйләнде. Аңа тәрбиячеләр дә, балалар да ихлас күңелдән әзерләнә. Бәйрәмне кече төркемнәр ачып җибәрә. Ә бүгенге гамәлдә өлкән төркем һәм мәктәпкә әзерләнүчеләр катнаша, - дип фикере белән уртаклаша өлкән тәрбияче Гүзәлия Фәттахова.
Дәртле татар көе яңгыравы астында балалар музыка залына үтәләр. Алып баручы - тәҗрибәле тәрбияче Фәридә Нәҗипова балаларга яз гүзәле - Нәүрүзне кунакка чакырырга тәкъдим итә. Әмма аның урынына кар патшабикәсе (тәрбияче Юлия Шакирова) күренә һәм аның рөхсәтеннән башка Язны чакырырга теләк белдерүчеләрне бозга әйләндерәм дип яный.
- Кар патшабикәсен җитезлек һәм тапкырлык белән генә җиңәргә була, - ди алып баручы һәм шәкертләренә күңелле уеннар, конкурс, ярышларда катнашырга тәкъдим итә.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән бергә Нәүрүз (тәрбияче Резедә Габдрахманова) дә Кышны җиңәргә омтыла.
Ике командага - "Пингвиннар" һәм "Капитошкалар"га бүленеп, балалар Кар патшабикәсенең биремнәрен җиңел чишәләр, барлык каршылыкларны тиз арада үтәләр. Бәйрәм музыка җитәкчесе Людмила Гыйниятуллина һәм тәрбиячеләр белән берлектә әзерләнгән җырлар, бию композицияләре, әйлән-бәйлән уйнау белән дәвам итә.
Һәм, ниһаять, үз хокукларын Язга тапшырып Кыш бирелә.
- Нәүрүз - ул яз, шатлык һәм рухи яңарыш символы. Барыгызны да ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм, - диде мөдир Гөлнара Гудовская.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән балалар бакчасы базасында милли мәгарифне үстерү үзәге оештыру планлаштырыла.
- "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрү - ул милли сәясәтне гамәлгә ашыруда уңай тәҗрибә. Без гамәлләрне Татарстандагы ике дәүләт телендә үткәрәбез, - диде ул.
Аш-су осталары Фәния Әхмәтова һәм Наилә Хаҗиева әзерләгән тәмле коймаклар белән хуш исле чәй эчү бәйрәмне йомгаклады.
- Мин конкурсларда, уеннарда катнашырга яратам. Күптән түгел дустым Азалия Гудовская белән "Беренче адымнар" республика конкурсында катнашып, диплом алдык, - дип сөйли Яна Шалаумова.
- Бәйрәм миңа ошады. Бигрәк тә уеннар, тагын уйнарга иде, ләкин төшке ашка ашыгырга кирәк, - ди Искәндәр Хәммәтов.

Лариса Кривилёва

Рьис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Камандага