Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Актив укучыга – “Әсәрләр”

2014 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кысаларында "Татмедиа" ААҖ әбүнәчеләр арасында "Язылучыга Ipad" акциясен игълан итте. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Кызыксындыргыч приз алучылар арасында Менделеевск шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Фәүзия Миргалим кызы Фатыйхова да бар. "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы "Менделеевск" мәгълүмат үзәге директоры Лариса Кривилёва актив укучыга бүләк - Марсель...

2014 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кысаларында "Татмедиа" ААҖ әбүнәчеләр арасында "Язылучыга Ipad" акциясен игълан итте.

Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Кызыксындыргыч приз алучылар арасында Менделеевск шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Фәүзия Миргалим кызы Фатыйхова да бар. "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы "Менделеевск" мәгълүмат үзәге директоры Лариса Кривилёва актив укучыга бүләк - Марсель Галиевның "Әсәрләр" китабының V нче томын һәм "Казан" журналының бер санын тапшырды.
Акция игълан ителгәч, Фәүзия ханым республиканың вакытлы матбугаты басмаларына - "Мәдәни җомга" газетасына, "Казан утлары", "Сөембикә" журналларына язылу турында квитанцияләренең күчермәсен тиешле адрес буенча юллый.
- Кечкенәдән китап укырга яратам. Эшләгән чорда газета-журналларны күпләп алдыра идем. Шәхси китапханәм бай, - ди Фәүзия Миргалимовна.
Фатыйховлар гаиләсе "Азат хатын" - "Сөембикә" журналын 40 елдан артык укый. Тормыш иптәше Шәүкәт Закирович һөнәре буенча рәссам. Фәүзия Миргалимовна 35 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куйган. Игелекле һөнәр иясе Россия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзларының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, район һәм республика җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына ия була.
Бүгенге көндә ветеран лаеклы ялда: йортлары янындагы бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә, буш вакытларын китап, газета-журналлар укуга багышлый, район, республика, илдәге яңалыклар белән кызыксынып яши.
- Марсель Галиев иҗатын яратам, - диде әңгәмәдәшебез. - Кызыксындыру призы урынлы булды, авторның әсәрләрен рәхәтләнеп укыячакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Акция менделеев яћалыклары