Менделеевск районы җан башына шәхси инвестицияләр күрсәткече буенча республиканың муниципаль берәмлекләре арасында икенче урында.
Республика лидеры Рөстәм Миңнехановның стратегиясе, аның ышанычлы партнёр буларак абруе нәтиҗәсендә Татарстан бүгенге гади булмаган икътисадый шартларда да инвесторларны җәлеп итә. Республикада хәтта кризиста да яңа производстволар ачыла, инвестиция проектларын тормышка ашыру дәвам итә.
Район җитәкчесе...

Район җитәкчесе Валерий Чершинцев исәпләвенчә, район икътисадына инвестицияләр аның алга таба үсешенең нигезе булып тора. Төп капиталга инвестицияләрнең 70 проценттан артыгы гасыр төзелеше дип аталган масштаблы проектка - "Аммоний" ААҖгә туры килә. 2010 елның 13 ноябрендә Йокогамада (Япония) "Аммоний" ААҖ инвестиция проекты заказчысы - республиканың Инвестиция-венчур фонды һәм Внешэкономбанк тәкъдим иткән Татарстан Хөкүмәте һәм халыкара компанияләр консорциумы арасында аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү комплексын төзүгә килешүгә кул куелды. Бу еллар эчендә күләмле эшләр башкарылды. Заманча комплекс 717,5 мең тонна аммиак һәм елга 238 мең тонна метанол егәрлекле берләштерелгән аммиак-метанол агрегатын, шулай бөртекләнгән карбамид агрегатын үз эченә алачак. Гамәлдәге аммиак селитрасы җитештерүнең егәрлеген елга 450 тоннага кадәр җиткерү күздә тотыла.
"Аммоний" ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко сүзләренчә, төзелеш-монтажлау эшләре ахырына якынлаша, комплексның эре объектларында - метанолның резервуар паркында, факель хуҗалыгында, сыек аммиак складында, газ турбиналы генератор җайланмасында төп көйләү-җибәрү эшләре башкарыла. Компрессор һәм насос җиһазларын механик обкаткалау, технологик торбаүткәргечләрне опрессовкалау, котельный хуҗалыгын сынау, кабельләр үткәрү һәм аларны сынау бара. Аммиак синтезы колоннасына катализатор тутыру башкарылды. Завод идарәсенең өч катлы корпусы файдалануга тапшырылды. Комплексны эшләтеп җибәрүнең планлаштырылган срогы - быелның август-сентябре.
Заводны сафка кертү районда гына түгел, ил тарихында да мөһим вакыйга булачак
Нет комментариев