Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әбүнәчеләр бүләкләр ала

Хезмәт ветераннары - ирле-хатынлы Миңнебаевларга төп приз - тузан суырткыч тапшырылды. 2013 елның икенче яртысына газетага язылучылар арасында төп приз отулары алар өчен көтелмәгән күңелле сюрприз булды. Софья Устиновнаның җирле матбугатка турыдан-туры катнашы бар: ул, хат ташучы буларак, 20 ел менделеевлыларның өйләренә районканы китергән, хәзер шәһәр яңалыкларын кызыксынып укый. Тормыш...

Хезмәт ветераннары - ирле-хатынлы Миңнебаевларга төп приз - тузан суырткыч тапшырылды.
2013 елның икенче яртысына газетага язылучылар арасында төп приз отулары алар өчен көтелмәгән күңелле сюрприз булды.
Софья Устиновнаның җирле матбугатка турыдан-туры катнашы бар: ул, хат ташучы буларак, 20 ел менделеевлыларның өйләренә районканы китергән, хәзер шәһәр яңалыкларын кызыксынып укый. Тормыш иптәше Милай Тимербаевич та эш көненнән соң газета белән утырырга, район сулышын тоярга ярата.
Миңнебаевлар әйтүенчә, тузан суырткыч аларга бик тә кирәк булган.
- Хәзер үзебезнекен авылга алып кайтып йөрисе булмас, - дип елмаялар алар һәм 2014 елның беренче яртысына ике подписка рәсмиләштерергә ашыгалар - үзләре һәм улларының гаиләсе өчен..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Подписка Минибаевлар

2
X