Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Брейн-рингта дүртенче мәктәп җиңде

Брейн-ринг буенча Беренче шәһәр ачык чемпионаты Җиңүнең 70 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгаларына багышланды. Аны нефтехимия техникумы филиалы педагоглары оештырды. Татьяна Ясәвиева С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның яшьләр үзәгендә 1, 2, 3, 4 нче мәктәпләр, 1 нче гимназия, Түбән Кама шәһәренең нефтехимия техникумы һәм безнең филиал командалары җыелды. Яшь...

Брейн-ринг буенча Беренче шәһәр ачык чемпионаты Җиңүнең 70 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгаларына багышланды. Аны нефтехимия техникумы филиалы педагоглары оештырды.
Татьяна Ясәвиева
С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның яшьләр үзәгендә 1, 2, 3, 4 нче мәктәпләр, 1 нче гимназия, Түбән Кама шәһәренең нефтехимия техникумы һәм безнең филиал командалары җыелды. Яшь эрудитларны мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Фёдоров, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, ЭЭМ ветераны Владимир Трапезников сәламләделәр.
Брейн-ринг уенының беренче туры Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына блиц-сорашуны үз эченә алды. Катнашучылар бу өлкәдә тирән белемле булуларын дәлилләделәр.
1, 3, 4 нче мәктәпләр, нефтехимия техникумы командалары хәлиткеч икенче турга узды. Алып баручы Елена Бондаренко яңгыраткан икенче тур сорауларының күбесе шактый катлаулы булды, әмма эрудитлар аларга лаеклы җавап бирделәр.
Нәтиҗәдә дүртенче мәктәп командасы җиңде, җитәкчесе Любовь Кузнецова. Беренче һәм өченче мәктәп командалары икенче һәм өченче урыннарга чыкты. Илшат Вәлиев чемпионатның иң яхшы уенчысы дип танылды.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова җиңүче командага кубок тапшырды. Район башлыгы урынбасары Константин Макаров, балаларны җиңүләре белән котлап, һәркемнең илебез тарихын белергә тиешлеген, узганын белмәгәннең киләчәге юклыгын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары брейнринг