Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурыч: җитештерү дәрәҗәсен күтәрергә

Дүшәмбе көннен эшлекле киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов Россия Президентын сайлау нәтиҗәләрен игълан итте. - Менделеевлылар актив гражданлык позициясе күрсәттеләр, сайлау участогына килеп, булачак Президентны яклап, илебез җитәкчелеге сәясәтен хуплап тавыш бирделәр, - диде Игорь Анатольевич. ул ТР Президенты исеменнән район халкын сайлау кампаниясенең уңышлы тәмамлануы белән котлады. -...

Дүшәмбе көннен эшлекле киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов Россия Президентын сайлау нәтиҗәләрен игълан итте.


- Менделеевлылар актив гражданлык позициясе күрсәттеләр, сайлау участогына килеп, булачак Президентны яклап, илебез җитәкчелеге сәясәтен хуплап тавыш бирделәр, - диде Игорь Анатольевич.
ул ТР Президенты исеменнән район халкын сайлау кампаниясенең уңышлы тәмамлануы белән котлады.
- Сайлаучыларның 91,5 проценты Владимир Путинга тавыш бирде, - дип йомгаклады Игорь Привалов, сайлау көнендә участокларда тәртип һәм иминлек сагында торып, гадәттән тыш хәлләргә юл куймаган хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, сайлау кампаниясен яхшы оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен сайлау комиссиясе рәисләренә һәм җирлек башлыкларына рәхмәт белдерде.
Янгын күзәтчелеге таләпләре турында
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Менделеевск районы күзәтчелеге бүлегенең 2011 елгы эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлар белән начальнигы Андрей Федотов таныштырды.
Докладта әйтелгәнчә, 2010 ел белән чагыштырганда янгыннар саны 24 очрактан 29 га кадәр артты. Янгын объектлары: торак сектор - 21 очрак, контейнер мәйданчыгында ут чыгу - 1, терлекчелек бинасы - 1, сәүдә предприятиеләре - 2. Электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, янгын-техник белеме минимумы булмау - янгын чыгуның төп сәбәпләре.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга карата административ җәза билгеләнде. 2011 елда 366 беркетмә төзелде, 2010 елда - 315. Чыгарылган карарлар буенча гомуми штраф суммасы 2844,5 мең сум (2010 елда - 587,3 мең сум) тәшкил итте. "Торак-2011" операцияләре кысаларында 4726 торак йорт контрольгә алынды, кунакханәләр биналары тикшерелде.
2012 елга төп бурыч - янгыннар вакытында кеше үлүне кисәтү буенча оештыру һәм гаммәви чараларны тормышка ашыру.
Әйтелгәннәрне анализлап, район җитәкчесе Игорь Привалов:
- Янгын күзәтчелеге службасы янгыннарны профилактикалау буенча эшнең әһәмиятен аңларга тиеш. Штраф салу катлаулы эш түгел, бигрәк тә бюджет оешмаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне финанслау мәсьәләләрен чишүгә йогынты күрсәтү мөһим.
Район бюджеты дотацияле, шунлыктан барлык проблемаларны тиз арада хәл итү мөмкин түгел. Бигрәк тә бюджет учреждениеләре буенча. Бу эшне күмәк көч белән дәвам итү кирәк.
"Резидә" ҖЧҖ эшчәнлеге турында
Бу турыда директоры Юнес Готин сөйләде. Юнес Александрович сүзләренчә, 2011 елда барлыгы 37600 мең сумлык төзелеш-монтажлау эшләре башкарылды, 2010 елда - 56000 мең сум.
Фирма хисабында - Менделеевск шәһәрендә һәм авыл торак пунктларында промышленность һәм шәхси объектларны төзекләндерү, үзгәртеп кору, ремонт һәм капиталь төзелеш.
2011 елда суд приставлары службасының административ бинасы файдалануга тапшырылды, Фомин урамының 19 нчы йортындагы бинаның фасады ремонтланды, Тукай урамының 12 нче йортында канализация, су белән тәэмин итү, җылылык системасының тышкы челтәре төзелде.
Әйтелгәннәрне йомгаклап, Игорь Привалов болай дип билгеләде:
- Агымдагы елда "Аммоний" ҖЧҖ объектларыннан тыш, бюджет өлкәсе объектларын төзү, үзгәртеп кору, ремонтлау планлаштырыла. Иң беренче чиратта җирле подряд оешмалары эш белән тәэмин ителәчәк.
- Бурыч - җитештерү дәрәҗәсен күтәрү, районда социаль-икътисадый үсешне яхшырту, - диде Игорь Анатольевич.
Киңәшмәне йомгаклап, Игорь Привалов залдагы хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады:
- Сезгә сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт телим, ир-атлар сезгә яхшы, матур сүзләр генә әйтсенннәр һәм сезнең өчен яхшы гамәлләр генә кылсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Дњшђмбе ктћђшмђсеннђн