Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Диспансерлаштыру ике этапта үтәчәк

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы буенча агымдагы елда Татарстанның район һәм шәһәрләрендә халыкны диспансеризацияләүнең яңа төре кертелде. Ул мәҗбүри медицина иминиятләштерүе средстволарына бушлай тормышка ашырылачак. Комплекслы медицина тикшерелүе кешенең яшенә һәм җенесенә карап өч елга бер оештырылачак: беренче диспансеризация 21 яшьтә үткәрелә һәм аннан соң ике ел саен кабатланып тора....

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы буенча агымдагы елда Татарстанның район һәм шәһәрләрендә халыкны диспансеризацияләүнең яңа төре кертелде. Ул мәҗбүри медицина иминиятләштерүе средстволарына бушлай тормышка ашырылачак.
Комплекслы медицина тикшерелүе кешенең яшенә һәм җенесенә карап өч елга бер оештырылачак: беренче диспансеризация 21 яшьтә үткәрелә һәм аннан соң ике ел саен кабатланып тора.
Үзәк район больницасының баш табибы Мөслим Гилёв белдерүенчә, программаның төп максаты - профилактика ярдәмендә милләтне сәламәтләндерү. Шулай ук табиблар пациентларның сәламәтлек торышын төрле яшьтә күзәтү мөмкинлеге алалар. Озак срокка планлаштырылган гамәл әлегә беренче адымнарын ясый. Пациент һәм табиб, бер-берсенең хәленә кереп, аңлашып "хезмәттәшлек" итәргә тиеш. Чөнки аның нәтиҗәсе - физик һәм мораль сәламәтләнү. Юкка гына "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" дип әйтелми. Дөрес, һәр медицина учреждениесе өчен бу катлаулы имтихан да. Больница администрациясе белгечләргә һәм пациентларга уңайлыклар тудыру мәсьәләләре өстендә эшли. Эш режимына үзгәрешләр кертеләчәк, төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләре белән диспансеризация узу буенча килешүләр төзеләчәк. Бу гамәлгә һәркемнең кушылуы - дәүләт куйган бурычны хуплау.
Диспансеризация ике этапта оештырыла. Беренчесе - башлангыч чорда хроник инфекцияле булмаган авырулар билгеләрен, кан әйләнеше системасы, шикәр чирен, үпкә хроник авыруларын, яман шешне ачыклау. Бу сырхауларны вакытында дәваламау инвалидлыкка китерә, иртә үлем очракларына этәрә һәм артериаль кан басымы, канда холестерин һәм шикәр, гәүдә авырлыгы артуга алып килә.
Икенче этапта өстәмә тикшерелү, профилактик консультация планлаштырыла. Белгечләр тикшерүеннән соң, беренче этап нәтиҗәләреннән чыгып, участок терапевты диагноз куя.
Баш табиб урынбасары Геннадий Герасимович диспансеризацияне нәтиҗәле һәм тиз арада үтүгә ярдәм итүче лаборатор-инструменталь тикшерү һәм яңа җиһазлар турында сөйли.
- Алар төрле анализларны автоматик эшкәртүгә һәм хезмәткәрләрнең күп мәшәкатьләрен кыскартуга китерә. Шулай ук яңа флюорография җиһазы да чиратлар кыскаруга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйли ул.
- Тикшеренүләрдән соң нинди сәламәтлек төркеменә билгеләнүенә карап, пациентларга дәвалау чаралары һәм динамик күзәтү булдырыла.
Диспансеризация тәмамлангач, пациентка диагнозы билгеләнгән һәм дәвалану буенча киңәшләр теркәлгән Сәламәтлек паспорты тапшырыла.
Ниндидер сорау яки аңлашылмаучылык килеп чыкса, участок табибына, шәфкать туташына, регистратура хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә була.
Поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Светлана Горячих медицина тикшерүен хезмәт коллективларын оештырып узу планлаштырылуы һәм җитәкчеләр белән бу турында эш алып барылуы турында сөйләде. Ә пациентлардан, аның сүзләренчә, паспорт, иминиятләштерү полисы, дәүләт пенсия иминиятләштерүе таныклыгы гына соралачак.
Чирен яшергән - үлгән диләр, ә халык зирәклеге гасырлар аша тикшерү узган. Сәламәтлегеңә битараф булмау - димәк бәхетле картлыгың турында уйлау дигән сүз.
Фәймә Вахриева
Гөлүзә Гыйләҗетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль

2
X