Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш күрсәткече – хезмәт хакы

Агымдагы елның тугыз аенда районның социаль-иктисадый үсеше йомгаклары турындагы мәсьәләне хәл итү барышында башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева билгеләп үткәнчә, төп капиталга инвестицияләр кереме күрсәткечләре буенча һәр кешегә исәпләгәндә Менделеевск районы республиканың муниципаль берәмлекләре арасында беренче урынны били. Бу күрсәткеч 78 мең сум тәшкил итә. Л.Кривилёва...

Агымдагы елның тугыз аенда районның социаль-иктисадый үсеше йомгаклары турындагы мәсьәләне хәл итү барышында башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева билгеләп үткәнчә, төп капиталга инвестицияләр кереме күрсәткечләре буенча һәр кешегә исәпләгәндә Менделеевск районы республиканың муниципаль берәмлекләре арасында беренче урынны били. Бу күрсәткеч 78 мең сум тәшкил итә.
Л.Кривилёва
Уртача хезмәт хакы 16391 сумга (Татарстан буенча - 21261 сум) җитте. Районның эре предприятиеләрендә хезмәткә түләү 20 процентка артты.
Эшсезлек дәрәҗәсе - 2,66% (ТР буенча - 1,12%).
Район буенча промышленность җитештерүе индексы 100,9% тәшкил итте. Менделеевск икмәк заводы (96%), "Звездное" (90%), "Кама-Сакс" (89,8%) предприятиеләрендә җитештерү кимегән.
Барлыгы 3,2 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән, узган ел белән чагыштырганда 18,4 процентка күбрәк. Ул сумманың 91 проценты "Менделеевсказот" (66%) һәм Карпов исемендәге химия заводы (25%) исәбенә туры килә.
Товар әйләнеше күләме 924 миллион сум тәшкил итте, алдагы ел белән чагыштырганда 104,9 процент.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 320,5 миллион сумлык булды (107%), 113,2 миллион сумлык сатылган: сөт - 5729 т (110,3%), ит - 496 т (80,5%).
Халык саны 30331 кеше исәбендә. 287 бала туган (узган елгы белән чагыштырганда 3 балага кимрәк).
Җир һәм милеккә салым җыю 43 процентка үтәлгән.
Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов халыктан салым җыюның үтәлеше белән канәгатьсезлеген белдерде.
- Җир салымы һәм физик затлар милкенә салым җирле бюджетка күчерелә. Бу акчалар социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла. Җирлек башлыкларына салым җыю буенча халык белән эшне активлаштыру мөһим, - диде ул.
Аннан предприятие җитәкчеләрен җитештерү егәрлекләрен арттыру һәм уртача хезмәт хакын күтәрү буенча чаралар күрергә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Район буенча промышленность

2
X