Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фатир – туган көненә бүләк

Шушы көннәрдә 102 яшен тутырган тыл һәм хезмәт ветераны Евдокия Егоровна Камашева уңайлыклы ике бүлмәле фатирлы булды. Ул торак белән федераль программа буенча тәэмин ителде. Йөзьяшәр әбине истәлекле вакыйга белән котларга килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Привалов матур теләкләрен җиткерде һәм яңа фатирга ачкыч, чәчәкләр тапшырды. Күп еллар икмәк заводында...

Шушы көннәрдә 102 яшен тутырган тыл һәм хезмәт ветераны Евдокия Егоровна Камашева уңайлыклы ике бүлмәле фатирлы булды. Ул торак белән федераль программа буенча тәэмин ителде.
Йөзьяшәр әбине истәлекле вакыйга белән котларга килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Привалов матур теләкләрен җиткерде һәм яңа фатирга ачкыч, чәчәкләр тапшырды.
Күп еллар икмәк заводында фидакарь хезмәт куйган чара героен учреждение директоры Роберт Гаффаров, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, районның ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина җылы тәбрикләделәр.
Узган һәм яңа гасырда яшәү бәхетенә ирешкән Евдокия әби гомер итү чорында шатлыгын да, авырлыкларын да кичергән. Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы, коллективлаштыру чоры михнәтләрен, илнең немец илбасарларына каршы күтәрелүен, сугыштан соңгы торгызу еллары авырлыкларын да үз җилкәсендә татыган. Биш кызы да тормышта үз урыннарын тапканнар, гаиләләр корып, балалар үстергәннәр. Евдокия Егоровнаның 15 оныгы, 20 оныкчыгы үсеп буйга җиткән.
Ул әле дә кул кушырып утырмый, хәле җиткән бар эшне башкара. кешелеклелеге, киң күңеллелеге һәркемгә җитәрлек. Е.Камашева картлык көннәрен бәхетле иткән республика һәм район җитәкчелегенә, кадерле балаларына рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Евдокия Егоровна

2
X